Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Волонтёр Валентина Ефимова: "Бу эшнең бернинди авырлыгын да күрмим"

COVID-19 коронавирус инфекциясе буенча риск төркеменә 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булган кешеләр керә. Шулар өчен март аенда Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында волонтёрлар штаблары эшли башлады

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында волонтёр - мәдәният йорты директоры Валентина Ефимова. “Бу эшнең бернинди авырлыгын да күрмим. Без өйдә утырмыйбыз. Кешеләр белән аралашабыз. Өлкәннәр дә безне көтеп алалалар”, - ди ул.

Волонтёр эшенә ул апрель аеннан алынган. Авыл волонтёрлары барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп эш итәләр. “Өлкәннәр янына барганда кулга перчатка, биткә маска, башка яулык ябып барам”, – дип сөйләде ул.

Казаклар Чаллысында волонтёрны чакырту өчен, беренче чиратта, Валентина Ефимовага шалтратып, заявка бирергә кирәк. Шуннан соң волонтёр товарлар исемлеге белән кибеткә юл тота. Булмаган товарларны күрше авылга барып ала. Сатып алган товарларны Валентина Ефимова чегы белән бергә тапшыра. Шулай ук, утка-суга түләргә булыша, телефоннарына акча сала. Валентина Ефимова дарулар китерми. Барлык даруларны да авыл фельдшерлары алып кайта икән.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев