Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин Россия гражданнарына махсус мөрәҗәгать белән чыкты

Илдә атналык ял, хезмәт хакы, балалы гаиләләргә түләүләр, Конституциягә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирү көне турында ил башлыгы яңалыклар җиткерде

Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү соңрак срокка күчереләчәк.

Владимир Путин киләсе атнаның (28 марттан 5 апрельгә кадәр) ял булачагын әйтте. "Хезмәт хакы сакланачак", - дип белдерде ул. Президент дисциплинаны, врачларның киңәшләрен сакларга, өйдә калырга кушты.

"Медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банк һәм финанс исәп-хисапларын, транспортны тәэмин итүче учреждениеләр, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эштән туктамаячак. Озын яллар нәкъ менә авыру таралу тизлеген киметү өчен каралган", - диде Владимир Путин.

Апрель аеннан  башлап, ана капиталы алырга хокуклы гаиләләргә ай саен 5 әр мең сум түли башлаячаклар. Бу өч ай дәвам итәчәк.

Керем 30 проценттан да кимесә, ипотека һәм кулланучылар кредитларына каникул кертү турында да әйтте Президент.

"Больничный кәгазьләре" хезмәт хакының минималь түләү күләменнән дә аз булмаска тиеш.

Җиңүнең 75 еллыгына каралган түләүләрне май бәйрәмнәренә кадәр, апрельдә, башкарып чыгарга, кушты ил башлыгы.

РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе таралуга бәйле рәвештә Россия гражданнарына махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый: Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28641

Эшне югалтучыларга эшсезлек буенча пособиене 1230 сумга кадәр арттырырга.

Барлык соцпособиеләр һәм ташламалар алдагы 6 ай дәвамында "инстанцияләргә йөрмичә" автомат рәвештә озайтыла. Ягъни, бу чорда аз керемлеләрнең керемнәрен расларга кирәкми.

Минималь хезмәт хакыннан артып киткән хезмәт хакларына иминият взносларын 30% тан 15% ка кадәр киметү дә карала.

Вкладлар суммасы 1 млн сумнан артык булган очракта, депозиттан процентлар өчен 13 % күләмендә салым кертергә кирәк, диде Владимир Путин.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе таралуга бәйле рәвештә Россия гражданнарына махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый: Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28641
РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе таралуга бәйле рәвештә Россия гражданнарына махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый: Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=2864
РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе таралуга бәйле рәвештә Россия гражданнарына махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый: Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28641
РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе таралуга бәйле рәвештә Россия гражданнарына махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый: Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28641

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев