Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агаповка тамашачы ярдәме кирәк

Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” дигән җырына клипы “Кайнар хит” программасында катнаша

“Кайнар хит” программасын “Болгар радиосы” һәм ТНВ каналы оештыра. 26 январьда ТНВ каналында 10.00-11.00 сәгатьләрдә клип өчен тавыш бирү була. Әгәр сезгә клип ошый икән (ошамаска мөмкин түгел), кәрәзле яки өй телефоныннан 8 843 221 58 37 номерына шалтыратып, тавыш бирә аласыз. Шалтырату бушлай. Бер номердан берничә тапкыр шалтыратып була. “Тавышларыгыз миңа бик кирәк, алдан ук сезгә зур рәхмәт әйтәм” - дип язган Виталий Агапов үзенең “ВКонтакте” челтәрендә.

 Клип Виталий Васильевичның туган ягы – Зәй районының Сәвәләй авылында, кайбер күренешләре Чаллы шәһәрендә төшерелгән. Әниләр белән чагыштырганда, әтиләргә багышланган җырлар, шигырьләрнең саны аз. Үзенең җырында Виталий Агапов бик мөһим теманы күтәргән: балаларын төрле якларга очырып, тормыш иптәшләре гүр иясе булган, ялгыз калган аталарны игътибарсыз калдырмаска куша ул. Клипны караганда күзләргә яшь килә, эчтәлеге бик дулкынландыра. 

Әйдәгез әле, карендәшләр, яраткан җырчыбызга “Кайнар хит” программасында җиңәргә ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев