Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агапов: “Карантин вакытына 25 концертым эләкте”

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов үзизоляциядә ни белән шөгыльләнә? Шул хакта үзе белән сөйләштек.

Үз-үзеңне изоляцияләүнең өченче атнасы ахырына якынлашты. Күпмегә кадәр дәвам итәр бу үзизоляция - билгесез. Берничә ел отпуск күрмәгән кешеләр өчен, бер караганда, бу көтелмәгән ял булды. Ә менә массакүләм мәдәни чаралар белән эш иткән кешеләргә бу чорда кыенга туры килә. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та үзизоляция вакытында авыл һәм шәһәрләрдә узачак 25 концертыннан мәхрүм калган. 1 июньдә булачак юбилей концертының да вакыты күчерелер дип фаразлый карендәшебез. “Минемчә, концертларга, карантин беткәч тә, иң соңыннан гына рөхсәт бирелер. Чөнки, сүз кешеләрнең бер җирдә күп җыелуы турында бара”, - дип сөйләде ул.

Концертлары кичектерелеп торса да, репетицияләре туктатылмаган. Мәсәлән, Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Карендәшләр” ансамбленең дистанцион рәвештә репетицияләре була. Ансамбль солистлары туры элемтәгә чыгып, җырлар өйрәнәләр һәм җитәкчегә зачёт   бирәләр. Шушы көннәрдә ансамбль “Җитмеш чакрым җирдән килдек без” җырын өйрәнгән.

Үзизоляция гаилә белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, балалар белән аралашырга менә дигән вакыт. Һәр көн концертларда, репетицияләрдә булган Агаповлар гаиләсе өчен дә бу шулай. “Улларым - Руслан, Виктор, Владислав, тормыш иптәшем Галина барыбыз да өйдә утырабыз. Бөтен архивларны, язмаларны барлап, алдагы планнарны корып яшибез”, - дип бүлеште ул.

Агаповлар гаиләсе ВКонтакте социаль челтәрендә җырлар яздырып, видеолар да урнаштыра. Бу гаиләнең иҗатын сөюче кешеләргә Виталий, Виктор, Владислав Агаповлар башкаруында Наратасты авыл көен тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев