Владимир Путин Винера Ганиеваның хезмәтен бәяләгән
Хәбәрләр

Владимир Путин Винера Ганиеваның хезмәтен бәяләгән

Бу яңалыгы белән Винера Әхәтовна үзенең инстаграм битендә бүлеште

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева «Россия мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен" Россия Федерациясе дәүләт бүләге - Мактау ордены белән бүләкләнгән. Әлеге карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

«Хөрмәтле инстаграм дуслар! Тормышта шундый вакыйгалар булганда, сезнең белән уртаклашасым килә. Берүк мактана дип уйлый күрмәгез», — ди Венера Әхәтовна.

 


Нет комментариев