Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вероника Степанова: “Һөнәр сайлау – җаваплы эш”

Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылы кызы Вероника Степанова Казан дәүләт энергетика университетының “Аквакультура һәм су биоресурсы” дип аталган экология юнәлешендә укый

Быел 3 курсны тәмамлады.

– Мәктәп елларында ук “Бәрәкәт” яшьләрен күзәтеп бардым. Минем дә алар оештырган барлык чараларга, очрашуларга барасым килә иде. Укуны бетереп, Казанга югары уку йортына укырга керү белән, “Бәрәкәт” яшьләре хәрәкәтенә кушылам дип, үземә сүз бирдем.

Шулай итеп, 2019 елдан мин – “Бәрәкәт” яшьләре активисты. Уку белән бергә, яшьләр оешмасында да эшләү бер авырлык та тудырмый. Минем өстемдә – социаль челтәрләрне алып бару. Сессияләрне "5" ле билгеләренә ябып барам. Ә үз халкыбызның мәдәниятен кайгыртудан мин үземә тәм табам.

Әтием Пётр, әнием Любовь күп еллар авылыбыз мәдәнияте йорты карамагында эшләп килгән “Нур” фольклор ансамбленә йөрделәр. Керәшен җырларына, йола-гадәтләренә булган мәхәббәтем гаиләдән килә. Рождество, Олы көн, Питрау – гаиләбезнең яратып билгеләп үтелә торган бәйрәмнәре.

Халкыбызның мәдәнияте белән кызыксынуым “Айбагыр” лагерында өч ел рәттән ял иткәндә тагын да артты. Лагерьда булып кайтканнан соң, авыл яшьләреннән торган “Йолдызчык” ансамбле оештырдык. Шул ансамбль белән 2020 елның “Туым Жондызы" конкурс-фестивалендә Гран-прига ия булдык.

Хәзерге көндә керәшен мәдәнияте үсә дип саныйм. Чөнки бүгенге яшьләрдә кызыксыну күбрәк.

Булачак һөнәремне дөрес сайладым дип уйлыйм. Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тик, эколог булу өчен теләк кенә җитми. Һәрчак экология темасы белән кызыксынып торырга, тикшеренүләр уздырырга һәм, әлбәттә, табигать дип җаның-тәнең белән яну кирәк. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без табигатьне коткарып кала алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев