Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Аитовандан "Мичсез - Мич коймагы" рецепты

Танылган алып баручы, журналист Венера Аитова тәмле коймак рецепты белән бүлешә

"Әниемнең  фирменный "Мичсез- Мич коймагы" РЕЦЕПТЫ белән бүлешергә булдым әле кызлар!
Димәк:
1 стакан җылы суга 20гр (якынча пачканың 1/4) чүпрә (люкс) эретәбез,
1 аш кашыгы шикәр, бераз он салып, күпертергә куябыз.

Ул вакытта:
2 күкәй
100гр сыек май
1 чәй калагы тоз
1 стакан җылы(!) сөт
Салып болгатабыз

Күперә башлаган чүпрәне һәм әкренләп он(1 икея иләге) салып 15 мин(!) әйбәтләп тугылыйбыз!
Куелыгы видеода!

Өстен каплап алып куябыз.
Ярты сәгатьән күпергән камырдан пешерә башлыйбыз.

Беренчесенә табаны бераз майлыйбыз, аннары коры табада өстен каплап әкрен утта яхшы табада пешерәбез.

Әзерләрен гхи мае белән майладык (каз мае да, ак, сары башка майлар да ярый!)
Искиткеч тәмле була!"

Карендәшләр, сез дә пешереп карагыз әле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев