Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Василий Иванов блог алып баруның файдасы турында сөйләде - видео

Бүгенге көндә Инстаграм аша аның көндәлек тормышын 33 меңгә якын кеше “күзәтә”. “Туганайлар” газетасы корреспонденты иң беренче һәм иң популяр саналган керәшен блогерының хәлләрен белеште.

Тарихта иң беренче тракторчы-блогер буларак танылган керәшен җегете Василий Иванов Кукмара районы Иске Чура авылында яши.
Гап – гади авыл тормышын, кырда-басуда, җирдә эшләүченең хезмәтен күрсәтеп популярлык казанган гап-гади авыл егете Василий Иванов үз аудиториясен гадилеге, эчкерсез күңел халәте белән яулап алды. Блогер сүзләренә караганда, үз язылучыларын ул милләт яки дин ягыннан да беркайчан да аермый, һәркемне тигез күрә: - “Керәшенме, мишәрме, татармы – берсен дә аерып утырганым юк, уйлап та караганым булмады”, - ди Василий Иванов.
Үзен “Тракторист-профи” буларак таныткан керәшен егете инде бүген күпләргә дөньяга танылып китү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирә ала. “Халык хаман мактаганны да, хаман саен сүгеп торганны да яратмый. Урталыкны табып, төрле темалаларга багышланган кызыклы видеолар кирәк”, - дип үз тәҗрибәсе белән бүлешә ул. Авыл иртәсен кичкә ялгап эшләүче Василий Инстаграм челтәрендәге сәхифәсен алып баруны бүгенге көндә тагын бер җаваплы эше буларак кабул итүе турында әйтте.
– Әлеге “эшем” шул кадәр үк табыш китерә димәс идем, кайвакыт реклама өчен бераз акча күчерәләр, кибет яки башка урыннарда танып, ташлама ясарга мөмкиннәр, файдасы шул гына, - дип белдерде карендәшебез Василий Иванов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев