Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентин Атласов: Һәр укытучыбыз турында китап язарлык

Кайчандыр гөрләп торган Федоровка мәктәбе хатирәләре белән яшим. Кызганыч, бүгенге көндә бу данлыклы мәктәптән бер генә бина да сакланып калмады. Әлеге мәктәптә нинди генә данлыклы укытучылар белем бирмәде?! Мәктәп музее буласы бинага уку йортының үткәне, укытучылар-укучылары турында мәгълүмат җыю эше дәвам итә. Укытучыларның һәрберсе турында китап язарлык

Безне югары сыйныфларда укыткан Наил Аллаһияр улы Әхмәдуллин әле дә күз алдымда. Озын төз буйлы, спортчылар сыман җитез, хәрәкәтчән педагог безне математика серләренә төшендерү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Ул Федоровка мәктәбенә  Казан дәүләт институтын тәмамлап килгән иде. Тумышы белән Кукмара якларыннан. Математика дигән серле, катлаулы, зур тырышлык һәм белем таләп итә торган фәнне укучы күңеленә күчерү, аны кызыксындыру өчен укытучыдан да зур тырышлык, һаман эзләнү, алга омтылу таләп ителә. Наил Аллаһиярович исә тәҗрибәле, үз эшенең остасы иде. Дәресне гади һәм аңлаешлы итеп аңлатып, традицион булмаган алымнар кулланды. Аның х-х дигәне әле дә колакта яңгырап тора. Без - 1979  елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының Алабуга педагогика институтының физика һәм математика бүлегенә күпләп укырга керүе - аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бик позитив, кызыклы әңгәмәдәш, иҗатка, сәхнәгә  гашыйк иде.

- Математиканы өйрәнү кешенең танып-белү, логик фикерләү сәләтен үстерә, башка  дисциплиналарны өйрәнгәндә бик зур йогынты ясый, –дия иде  Наил Аллаһиярович

Федоровка мәктәбендә өч ел укытканнан соң ул туган ягы Кукмарага кайтып китеп, хезмәтен шунда дәвам итте. Урясбаш урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Мәктәптә укучыларның хөрмәтле укытучысы, хезмәттәшләре өчен алмаштыргысыз остаз булса, гаиләсендә ул сөекле ир, кайгыртучан әти була. Тормыш иптәше,  шулай ук педагог, Роза ханым белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Алар да  әти-әниләре юлын сайлый. Шулай итеп Әхмәдулиннарның укытучылар династиясе хезмәт юлы 85 ел тәшкил итә. Аяныч, Наил абый каты авырудан вафат була.

Без аның тормыш иптәшене Роза ханымга  чыгып, Наил абый турында мәгълүмат бирүен сораган идек.

- Федоровка мәктәбе укучыларының инде ничә елдан соң тормыш иптәшем белән кызыксынулары мине гаҗәпләндерде. Бу - Наил Аллаһияровичны зур хәрефләр белән язарлык укытучы дигән сүз. Аны искә алуыгыз, булачак мәктәп музеенда аның да  урыны булуына  чиксез рәхмәтлебез, - ди Роза ханым Әхмәдуллина.

Федоровка мәктәбенә кагылышлы беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. 

Валентин Атласов, 1979 елгы чыгарылыш класс укучысы. 

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев