Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентин Атласов: Ак халатлы шәфкать ияләренең яхшы мөгамәләсе дәвалый

Карендәшебез Валентин Атласов Зәй үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерә

Соңгы вакытта без телевизор, радио, компьютердагы хәбәрләр белән яшибез.

Инфекция, вирусларга каршы халык рецептлары буенча дәвалау препаратлары ясыйбыз. Үзеңә кагылмаганда, башкаларга начар булуны аңламыйсың икән ул. Шулай көндәлек хезмәт мәшәкатьләре белән яшибез, табигатькә чыгабыз... Ә тормышта һәрчак барысы да яхшы булмый икән.

Тормыш  безгә башка ягын да күрсәтте, вирус эләктергәч, әйләнә-тирә караңгыланды: температура күтәрелде, ютәл, хәл юк,  аппетит юк. Башта өйдә дәваланырга тырыштык, тик ул нәтиҗә бирмәде. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакырттык, терапевт игътибар белән карады,  рентген,  компьютер томография узуга юллама бирде. Шул рәвешле мин йогышлы авырулар дәваханәсенә эләктем.

Шунысы игътибарга лаек, район үзәк дәваханәсе яхшы итеп төзекләндерелгән. Палаталарда барлык кирәк аппаратлар урын алган, бар җирдә идеаль чисталык, дәваханә хезмәткәрләре,  бүлек мөдире Әнвәр Сәүбән улы Нәбиуллин, дәвалаучы табиб Ирина Николаевна Исаева, шәфкать туташлары, техник хезмәткәрләр авыруларга яхшы мөгамәләдә.

Район үзәк дәваханәсен төзекләндергәннәре өчен Зәй муниципаль районы башлыгы һәм  район үзәк дәваханәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.

Ак халатлы шәфкать ияләренең без – авыруларга карата хөрмәтле булулары, үз эшләренә җаваплы караулары, тәүлек әйләнә ярдәм кулы сузулары безне тиз аякка бастырырга ярдәм итә. Аларга гаилә иминлеге, сихәтлек юлдаш булсын, сәламәт һәм бәхетле булыгыз, - дип яза Иске Зәй бистәсендә яшәүче Валентин Атласов.

 

Фотода Зәй үзәк дәваханәсенең ковид госпитале хезмәткәрләре,“Зәй-информ” архивыннан.

"Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев