Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валдис Пельш Татарстан һәм керәшеннәр турында фильм төшергән

Былтыр танылган алып баручы Валдис Пельш үз командасы белән Татарстан турында фильм төшерде. Быел 29 май көнне әлеге фильм “Татарстан. Дорогами открытий” дигән исем белән зәңгәр экраннарга чыкты

Фильм Татарстанның күпмилләтле халкына, күпләр белмәгән гүзәл почмакларына багышланган. Аны Россиянең танылган телевидение алып баручысы, телепродюсер, режиссер, актер, һәм музыкант Валдис Пельш компаниясе төшергән.
Алар республика буйлап сәяхәт ясаган. Үзләрен кызыксындырган күп нәрсәләр турында мәгълүмат туплаганнар. Анда керәшеннәр турында Мамадыш районында төшерелгән өзек тә күрсәтелде. Фильм барышында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының активисты Алиса Аглиева (Спиридонова) керәшеннәрнең үзенчәлекле йолалары, культурасы турында сөйли. Шулай ук, фильмда районның фольклор ансамбльләрен дә күреп була. 
Бу фильм 29 май көнне телевидениянең Беренче каналында эфирга чыкты. Әлеге фильмны ютуб каналыннан да карап була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев