Нинди матур хыяллар белән яши икән бит талантлы җырчыбыз.
«Ике кызымны да яхшы ир-ат кулына тапшырып, туйларында өстәл суга-суга: «Кызларыма бер генә начар сүз дә әйтәсе булмагыз», дип теләк телисем килә», — ди ул үзенең вконтакте социаль челтәре битендә.
Шунда ук аңа җавап та язучылар бар:
«Вадим, керәшеннәрдә өстәлгә сугарга ярамый бит карендәшем. Ярамый! Ярый инде, шаярып әйткәнеңне беләм.Ата-ананын зур хыялы-балалар бәхете».
«Амин. Теләгең тормышка ашсын. Тәүфыйклы, акыллы, кызларыгызны санлап, яратып яши торган кияүләр насыйп булсын киләчәктә», — диелгән анда.
Нет комментариев