Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: “Бабайлар мине кичермәс”

Җырчы Вадим Захаров хатыны Ларисаны нәрсә турында кисәтеп куйган.

Вадим, гаиләң белән таныштыр әле. Өйләнгәнеңне беләбез...
— Әйе, хатыным — Лариса. Язмы¬шым бүләге. Безнең танышу тарихы бик кызык һәм икебез өчен дә көтелмәгән булды. Кайдадыр чыгыш ясап кайттым да өй янында машинада радио тыңлап утырам. Радио¬дан Әбри Хәбриев сөйли, аның тапшыруы бара. Тыңлаучылардан килгән хатларны укый бу, шулар арасында «Керәшен егетләре белән танышыр идем» дигән смсны да укыды. Тукта әле, мин әйтәм, бу кызга языйм. Яздым, таныштык, аралашабыз. Җыр¬чы икәнемне белми, мин дә әйтмим. «Авылда яшим, тракторчы мин», — дим. Әмма бу аны куркытмады. Шуны белә торып, Казан кызының минем белән аралашуы бик сәер һәм гаҗәеп иде. Лариса бик гади кыз булып чыкты. Ә миңа шул кирәк иде дә! Күпмедер вакыт очрашып йөргәч, аерылыштык. Бер ел аралашмадык. Аны кияүгә чыккандыр инде дип уйлый идем. Әмма беркөнне, каяндыр, «Ларисага шалтыратырга кирәк!» дигән сигнал килде. Шалтыраттым, һәм ул бу шалтыратуны бер ел буе көткән булып чыкты. Бүген без бергә, бер-беребезнең кадерен белеп, матур гомер итәбез. Ике кызыбыз үсеп килә — Ульяна һәм Ильяна.

 Вадим, син таләпчән әтиме?
— Мин балаларны шулкадәр яратам... Миңа караганда, Лариса таләпчәнрәктер. Мин кешегә авыр сүз дә әйтә алмыйм. Кызлар бит, ничек алар белән усал буласың инде?! Ә кызларны мин шулкадәр яратам, шуңа күрә дә Ходай миңа кызлар җибәргәндер.

 Димәк, син малай турында хыялланмадың да?
— Мин башта малай булыр дип көттем. УЗИга баргач, табиб әйтә: «Сезгә кыз буласын әйттеләрме инде?» — ди. Минем күзләр маңгайга менде: «Ничек кыз?! Миңа бит малай кирәк!». Аптырап калдым. Шунда бераз күңел төшкән иде. Аннары, кыз тугач: «Ярый әле, кыз туды», — дип, сөенечем эчемә сыймады. Икенчесе дә кыз буласын белгәч, тыныч кабул иттем. Тик шулай да өченче бала — малай кирәк. Захаров фамилиясе миндә тукталып кала. Хатынга да бөркөнне: «Бабайлар мине кичермәс», — дип кисәтеп куйдым (көлә).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев