Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаровның яңа клибын халык якын итте

Видеоязмада Кукмара районының “Карендәшләр” фольклор ансамбле төп рольне башкара.

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров “Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып” (А. Минһаҗев сүзләре, А.Тимербаев көе) җырына төшерелгән клибын тәкъдим итте. Видеоязмадагы вакыйга Пчеловод һәм Село Чура авылларында бара. Авыл халкы, эшләп яткан җиреннән, йөрәкләрне чеметеп ала торган гармун моңнарын ишетеп, урам әйләнергә чыга. Түтиләрнең берсе камыр басып торган урынында, җыр ишетеп, туктап калса, калганнары, я юган керләрен барлаганда, я алмагачтан алсу алма җыйганда, я чәчкәләр сулап йөргәндә моңлана. Ир-атлар да түзми, гармуннарын алып, урамга атлый. Бу рольләрне “Карендәшләр” ансамбле солистлары башкара. Гади булса да, бик үзенчәлекле һәм җылы клип килеп чыккан.

Кадерле дусларым! Йөзәрләгән меңлек клип түгел инде, гаеп итмәгез. Катнашучыларга һәм төшерүче егетләргә рәхмәт! Ошаса да, ошамаса да, фикерләрегезне белдерегез”- дип язып калдырган Вадим үзенең “ВКонтакте” челтәрендәге битендә. Ә фикерләр уңай. Араларында “Җылы итеп башкарасың, афәрин. Йөз меңлекне төшерәләр, әмма тыңларлык түгел”, “Йөз меңлеге түгел, ә йөрәккә уярлыгы, авылча гадие кирәк! Афәрин, диясе кала, уңышлар үзеңә. Төшерүчеләр нәкъ тә өстенә бастырган!”, “Гел үзебезчә. Үзе гади, үзе матур” дигәннәре дә бар. Кемнәрдер таныш авыл урамнарын, күршеләрен дә күргән.
Клипны зәңгәр экраннардан ТМТВ музыкал
ь каналыннан да карап булачак.

Ә хәзергә аны сайтыбызда тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев