Җырчы, егылып, аягын имгәткән.
Композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев инстаграмда җырчы Вадим Захаров белән видео урнаштырган. Таякка таянып янәшә баручы җырчыдан: «Аягыңа нәрсә булды, Вадим Борисович?» — дип сорый ул.
«Беркөнне инстаграмга Раяз Фасыйхов гармунда уйнаганга биегәнемне куйган идем. Инстачылар мине: „Әйбәт биисең“, — дип мактаганнар. Шул ук көнне, егылып, аякны имгәттем. Бер табиб сынган, диде. Икенчесе тамыры тартылган, дип кайтарды. Таяк белән йөрергә куштылар. Болай бер дә кызык түгел икән», — дип аңлата Вадим Захаров.
Нет комментариев