Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ут күршеләр кунак җыйды

Зәй районында Югары Мәлем, Сармашбаш, Сарсаз-Баграж авыллары гомер буе дус-тату күрше булып, кунакка йөрешеп, авыр чакта бер-берсенә ярдәм итешеп гомер иткән. Кыз биргән, ул өйләндереп, гөрләтеп туйлар ясаган, Гает коймакларын да, Покрау пиругларын да бергә ашаган. Шул традицияләрне саклау максатыннан бу сезонда “Ут күршеләр” дигән яңа проект тәкъдим иттек. Күршеләребез Сармашбаш һәм Сарсаз-Баграж мәдәният йорты коллективлары да бик теләп риза булды

Проект кысаларында өч авыл үзешчәннәре катнашында Әниләр көненә багышлап концерт куйдык.  Беренче концерт  22 ноябрьдә Югары Мәлем мәдәният йортында узды, 23 һәм 24 ноябрьдә Сармашбаш һәм Сарсаз-Баграж әниләрен бәйрәм белән котладык.

Концерт Хәлит Галиуллин башкаруында “Дүртпочмаклы өстәлләрне түгәрәк итик әле” дигән җыр белән югары нотада башланып китте.  Аннары җыр, нәфис сүз, юмор номерлары бер-берсен алыштырып кына торды. Сармашбаш кызлары ут чыгарып биесә, Мәлемнән  Лиана Прохорованың   нәни кызы Румия белән башкарган тирән эчтәлекле биюе үзе бер кечкенә кино булды. Өч авылның  да җирлек  башлыклары  концертта үзләренең талантларын күрсәтте, Рәсим Фәсхетдинов белән Павел Минеевның оста җырчылар һәм гармунчылар, Фәнзия Николаеваның нәфис сүз остасы булуы күпләргә мәгълүм. “Восток” агрофирмасының “Сармашбаш” бүлекчәсе җитәкчесе Инсаф Сафинның да гармунда уйнап җырлавы  күпләр өчен яңалык булды.  Роза Габдрахманова, Николай Муханов, Гөлнара Хәкимуллина  һәм яшь  артистлар Салават Гайфуллин, Резедә Шәйгәрданова, Андрей Кузьмин, Николай Муханов, Азалия Тимербаева, Алексей Краснов, Альбина Меньшова, Алексей Белоголовлар  заманча  җырлар башкарса, өлкәнрәк буын  үзешчәннәре Разия Рамазанова, Николай Григорьев, Зөлфия Ямалиевалар гармунчылар Рәшит Арсланов, Алексей Герасимов, Мирдәвес Әхмәтов, Петр Утягановларга   кушылып моңландылар. Сарсаз-Баграждан “Баграж буйлары”, Мәлемнән ”Рамай” һәм  “Әллүки” ансамбльләренең чыгышы, Фикрәт Сибгатуллин белән Айрат Солтановның гармунда башкарган халык көйләре  дә нур өстенә нур булды. Сарсаз-Баграж һәм Сармашбаш үзешчәннәре үзләренең юморга оста булуларын күрсәтте, алар куйган миниатюраларны  һәм иң нәни артист Айбулат Хәбриевне тыңлаганда зал рәхәтләнеп көлде. Мәлемлеләрнең видеохатлар кушып ясалган “Әнигә хат” шигъри композициясе тамашачыны моңландырды, уйландырды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре проектны хуплаган һәм ярдәм иткән өчен җирлек башлыкларына, барлык үзешчәннәргә һәм транспорт белән булышканнары өчен аларның гаиләләренә чиксез рәхмәтле. Бу проектны тагын да киңәйтеп эшләргә планнарыбыз бар.

Миләүшә Хайруллина, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев