Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Усыда урам көне уздырылды

Урам бәйрәме – авыл халкының эш арасында уен-җырлар белән күңелле ял итеп алуы өчен олы бер сәбәп.

Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Филиппова белән берлектә, бу юлы Садовая урамында яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырдык. Дәдәйләр, түтиләр матур итеп киенеп, күчтәнәчләрен алып, авыл уртасында урнашкан Бәчүк чишмәсе янына килделәр.

Учакта пешкән хашлама да, кыздырылган шашлык та, чыжлап кайнап утырган самовар да урам бәйрәменә ямь өстәде. Садовая урамы халкын тәмле шашлык белән Сергей Романов гаиләсе сыйлады.

Гармунчылар Михаил Романов һәм Петр Алексеев уйнаган көйләргә кушылып, барыбыз бергәләп үзебезнең керәшен җыруларын суздык, заманча эстрада җырларын да онытмадык.

Альбина РОМАНОВА,

Мөслим районының Яңа Усы авылы китапханәсе җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев