Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Усали мәктәбендә Остазлар елын тарихтан башладылар

«Усали мәктәбендә зур исемнәргә ия булган мактаулы укытучылар эшләгән», – дип искәртә укытучы Лидия Пасыева.

Россия күләмендә игълан ителгән “Укытучылар һәм остазлар елы”на үзем старт бирдем Усали урта мәктәбендә. Остазлар елы булгач, тарихка күз салмыйча булдыра алмадым. Зур исемнәргә ия булган мактаулы укытучылар эшләгән бездә.    

Иван Матвеевич Усачёв

Иван Матвеевич Усачёв, Колышчы авылы кешесе, күрше Владимир мәктәбенең беренче укытучысы булып тарихка кереп калган шәхес. 1936нчы елда Татарстан Совет Социалистик Республикасы алдынгы укытучыларының I съездына делегат итеп сайлана ул. 1919-20 нче, 1926-28нче, 1932-1933нче елларда Усали башлангыч мәктәбендә укыткан. Максимовларның “Забытые страницы истории села Кулущи» китабында аның үз кулы белән язылган биографик язмасы урын алган. Анда: “Мамадышский РОНО  назначил меня в Усалинскую опорно-районную школу” дигән җөмлә дә бар. Димәк, авылыбыз мәктәбе 30нчы елларда шундый исем дә йөрткән. Шунысын әйтеп үтим, китап авторы Василий дәдәй Максимов китап басылганчы ук Иван Матвеевичның фотосын миңа җибәргән иде инде. Владимир авылының беренче укытучысы, шулай ук Усали мәктәбендә дә белем биргән Иван Матвеевич Казандагы Үзәк керәшен мәктәбендә белем алган. Анда дөньяви фәннәрне укыту да бик югары дәрәҗәдә куелган була. Соңыннан биредә укып чыкканнарның күбесе совет мәктәбенә хезмәт итә. Биографик язмасында да ул, “работал” дими, ә “служил» дип яза.

Фрол Алексеевич Тупаев

Татарстанның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры, Владимир авылы кешесе, Үзәк керәшен мәктәбендә укытучылык белемен алган Фрол Алексеевич Тупаев та Усали мәктәбендә рус теленнән белем биргән. Аның биографиясен миңа улы – шулай ук безнең мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләгән Михаил Фролович язып биргән иде. 1993нче елда туган Фрол Алексеевичның туган көнен дә эзләп таптым быел. Шушы елның метрика кенәгәсендә 22 июль көне, яңа стиль белән 4нче августка туры килә. Бергә эшләгән коллегалары, укучылары турында язып алынган истәлекләрем бар. Укучыларга шулай ук Казандагы милли архивыбызда аның өлгереш ведомостен үз кулларым белән тотып каравымны, бары “4” һәм “5” билгеләренә генә укыганлыгын күрүемне, минем әти-әниемнең яраткан укытучысы булуы турында  рәхәтләнеп сөйләдем.

Абдуллин Зиннәт Габдулла улы

Ленин ордены кавалеры Уразбахты авылында туып-үскән Абдуллин Зиннәт Габдулла улы да Усали мәктәбендә эшләгән. Аның оныгы, минем балачак дустым, Чия башы мәктәбендә рус теле укыткан Наилә Сәүбәновна Нәҗипова аның турында шактый информация, фотолар бирде. Кече Сонның Яруллиннар музее да ярдәм итәргә ашыкты. Зиннәт абый да башта дини уку йорты - Кече Сон мәдрсәсендә белем алган. Югары белемне Казан дәүләт университетының география факультетында укып ала. Усали зиратында  җирләнгән.

Николай Васильевич Нестеров

Усали мәктәбен республика дәрәҗәсенә генә түгел, СССР югарылыгына күтәрә алган  РСФСРның атказанган укытучысы Николай Васильевич Нестеров турында да сөйләдем. Ул минем укытучы әти-әниемнең физика укытучысы гына түгел, аларны Усали мәктәбенә эшкә кабул итеп алган директор да, димәк коллегалары. Мәктәпкә эшкә укытучыларны бик сайлап кына ала торган булган ул. Сәләтлеләрне, тирән белемлеләрне генә туплаган. Үзе бик таләпчән, җитди булуына карамастан, укытучыларына беркемнән кыек сүз әйттермәгән. Ул эшләгән чорда мәктәбебез  тәҗрибә бакчалары конкурсында  СССР буенча I урынны алган. Бер Усали мәктәбенә багышлап, 1964нче елда “Совет мәктәбе” журналы чыккан. Фән олимпиадаларында, җыр-музыка конкурсларында, спорт ярышларында районда беренчелекне бирми торган данлыклы мәктәп булган уку йортыбыз. Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы кешесе Николай Васильевич Мамадыш районы мәгариф тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Аның турында да язып алынган истәлекләрем бар...

Әнә шулай итеп, укытучылар һәм остазлар елын тарихка күз салып башлап җибәрдек.

Лидия Пасыева,

Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.
Фотолар автор архивыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев