Урып-җыю, туңга сөрү дәвам итә
Хәбәрләр

Урып-җыю, туңга сөрү дәвам итә

Татарстанда көзге кыр эшләре тулы куәтенә бара.

Республикабызда октябрьнең беренче көннәренә барлыгы 3 миллион 733 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. Гектардан уртача 25,8 центнер уңыш чыга.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында уздырылган киңәшмәдә бүлек начальнигы Ирек Садыйков югарыдагы шушы саннарны китергән. 

Киңәшмә барышында министр урынбасары Рафаэль Фәттахов: «Бүгенге көнгә 1 миллион 420 мең гектар җир туңга сөрелгән. Бу — планда каралганның 82 проценты. Көн саен 1 мең агрегат кырга чыгып, 23 мең гектар мәйданда җир эшкәртелә», — дип әйтеп үткән.


Нет комментариев