Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда "Әниемнең кочагы – изгелекләр учагы" исемләнгән концерт узды

Узган шимбәдә Урта Баграж мәдәният йортында “Әниемнең кочагы – изгелекләр учагы” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әниләр көненә багышланган кичәнең кунаклары итеп Урта Баграж авылында гомер кичергән, авылдашларына, яшь буыннарга үрнәк булып торучы гаиләләр чакырылган иде

Шуларның берсе - 58 ел бергә дус-тату, үрнәк булып яшәүче  Шигаевлар гаиләсе. Анна түти белән Михаил дәдәй 1961 елның 31  декаберендә тормыш корып, бүгенге көндә дә пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр. 6 бала үстереп, тәрбияләп, барысын да олы тормыш юлына озатып, балаларының куанычларын күреп, бәхетле булуларына сөенәләр. Бүгенге көндә аларның 13 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Гаилә өчен тагын бер зур сөенеч, шушы көннәрдә 10нчысы туарга тора.

Бүген бергә узган тормыш юлларына борылып карыйлар да, Аллага шөкер, гомер заяга узмаган, дип нәтиҗә ясыйлар алар. Хезмәт юлын намус белән үттеләр, гомерләрен авылда яшәп, терлекчелеккә багышладылар.

Гаиләнең 58 ел буе дус, тату булып торуының сере нәрсәдә, дигән сорауга Анна түти ике дә уйлап тормыйча: “Ирнең – баш, хатын-кызның  муен булып торуында, бер-береңә юл куюда, бер-береңне хөрмәт итүдә” - дип җавап бирде. Алтын сүзләр! Шуңа күрә дә бүгенге көндә бергә бәхетле картлык кичерәләр алар, балалары әти-әниләре белән чын мәгънәсендә горурланалар.

Хөрмәт йөзеннән сәхнәгә авылдашларына үрнәк булып яшәүче Григорьевлар гаиләсеннән Анастасия түти чакырылган иде. Алар ире Петр дәдәй белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр, балалары да үзләре кебек тырыш, тәрбияле булдылар.

Петр дәдәй гомер буе җиргә кендеге белән береккән авыл кешесе иде, авылда машина йөртүче булып эшләде. Кызганычка каршы, ул безнең арабызда юк инде.
Бик озак еллар икесе дә колхозда эшләделәр, шуннан лаеклы ялга чыктылар.

Начтук түти бүгенге көндә бик бәхетле ана, бай әби -  аның 11 оныгы, 18 оныкчыгы бар.

Балаларым ярдәм итеп торалар, атна саен катмый калганнары юк, ди ул, сөенеп.

Урта Багражда бергә озак гомер итүче, үрнәк итеп куярдай пар гаиләләр шактый. Елена түти белән Алексей дәдәй Кузьминнар - ярты гасыр тату гомер кичерүче бәхетле парлар. Быел 14  декабрьдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Алтын туйлары белән котлыйбыз аларны! Күп калмаган, инде вакыт килеп җиткән. “50 ел бергә гомер кичерү сезгә кагыла дип уйламыйсың да, бик яшь күренәсез! Моның сере нәрсәдә?” – дип сорагач, бер тавыштан: “Сере бик гади , гаиләдә бер-береңне аңлап, юл куеп яшәүдә,” дип җавап бирделәр. Әле кичә генә кавышкан парлар диярсең! Бер-берсен хөрмәт итеп яшәп 3 бала үстереп, тормышлы иткәннәр, бүген аларга куанып яшиләр. . Бүгенге көндә 5 оныклары бар. Ата-ана өчен шушы иң зур бәхет түгелме?!

Әниләргә багышланган бәйрәм кичәсендә балаларын кайнар нокталарга озаткан һәм исән-имин каршы алган әниләрне дә искә алдылар. Бүгенге көндә балаларын армия сафларына озаткан әниләр дә игътибардан читтә калмады. Барлык әниләргә карата тирән рәхмәт хисләре әйтәбез, алар алдында баш иябез, диде авыл җирлеге хезмәткәре Зинаида Утяганова котлау сүзләрендә.

Михаил Тукранов, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев