Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда кунакларны керәшен җырлары белән каршы алганнар

Зәй якларына Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, балалары, оныклары, туганнары килгән

Алар 20 августта нәсел тамырлары тоташкан Бигеш һәм Урта Баграж авылларында булганнар. Урта Багражда мөхтәрәм кунакларны  "Баграж буйлары" коллективы дәртле керәшен җырлары белән каршы алган. 

Аяз Гыйләҗевнең  әти-әнисе укытучылар булган, аларны элек бер авылдан – икенчесенә, бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Урта Баграждагы  йорт – аларның беренче үз нигезләре. Хәзер әлеге йорт музей буларак эшли.
Аяз Гыйләҗев Урта Баграж авылын халкына – керәшеннәргә гомер буе рәхмәтле булган. Бу аның әсәрләрендә ачык күренә. Шушы авыл кешеләрен, мондагы сукмакларны, чишмәләрне, тауны язучының китапларыннан җиңел таныйсың.

- Сагынып, ашкынып кайттык Урта Багражга. 1960 елда без шушы йортны тергездек. Зәй төбәге, биредә яшәүче керәшен халкы безнең якын кешеләребезгә әйләнде. Аяз гел әйтә иде керәшен халкы - изге халык, алар кешелекле булулары белән аерылып тора дип. Кешеләрен, тарихын зурлаган төбәкнең киләчәге дә якты, - дип сөйләгән Нәкыя ханым.

Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әниләре истәлегенә ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан да авыз иткән. Соңыннан авыл мәдәният йортында очрашу да узган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев