Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Баграж үзешчәннәре спектакль куйдылар

Зәй район мәдәният учреждениеләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары арасында Зәйнең 370 еллыгына багышлап "Зәем - минем туган җирем" дип аталган район театр иҗаты фестивале бара. Аның кысаларында һәр авыл мәдәният йорты спектакль-тамашалар әзерли

Урта Баграж мәдәният йорты үзешчәннәре Флорид Бүләковның “Бабай урлау” спектаклен тәкъдим итте.

Спектакльдә бүгенге көндәге актуаль проблемалар күтәрелә, картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез турында сүз бара. Бу Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” спектакленең дәвамы. Әлеге спектакльдә әбиләр тулай торгында булган вакыйгалар сурәтләнә, ә Урта Багражлар куйган тамашада алар үзләренә бабай эзли.

-Уртабагражлылар рольләрен бик оста,  ышандырырлык итеп башкардылар. Декорацияләр, музыка дөрес сайланган. Әмма безнең һәр авылга хас диярлек бер нәрсә бар – ул да булса ир-ат роленә авылда ир-егетләр таба алмау. Бу спектакльдә дә ике бабай ролендә  хатын-кызлар уйнады. Әмма алар үз геройларын шулкадәр оста итеп, ир-ат образына кереп  ачып бирә алдылар.  Бик күп авылларда тамашалар карадык, менә шушы булган авыллар арасында  менә уртабагражлыларны үз рольләрен аңлап, җиренә җиткереп уйнаучыларның берсе дияр идем. Араларыннан Мария Князеваны билгеләп үтәсем килә, ролен бөтен эмоцияләрне биреп башкарды.  Аннан биредә беренчеләрдән булып грим салу буенча да эшләгәннәр. Әлегә әле бу башка авылларда юк, - ди жюри рәисе Фәннур Миннекәев.

Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачып, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар.  Аларның берсе дә мәдәният институтларында укыган кешеләр түгел бит, театрдан ерак торалар.  Рольләрдә Лариса Кузьмина, Мария Князева, Светлана Тазова, Роза Данилова, Татьяна Кондрабаева, Саодат Туевна уйнады, музыка, грим өчен Андрей Кузьмин, Замирә Нарзуллаева җаваплы иде, суфлер – Валентина Чувашова.

Бабайлар роленә җаны-тәне белән чумган Татьяна Кондрабаева белән Саодат Туевна спектакль тәмамланса да, әле һаман образдан чыгып булмый, диләр.

-Эштән соң гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп,  көндәлек репетицияләргә йөргән  авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм. Һәрберсенә сәламәтлек, эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телим, - мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев