Үрәсбаш балалары шигырь бәйрәмендә катнашканнар
Хәбәрләр

Үрәсбаш балалары шигырь бәйрәмендә катнашканнар

Кукмара районының Кәрәкүч авылы балалар бакчасында узган әлеге бәйрәм Тукай туган көнгә багышланган.

Балалар бакчасында балаларыга милли тәрбия бирү, сөйләм телен үстерү төп максатларның берсе.

Үрәсбаш балалар бакчасында бу юнәлештә зур эш башкарыла. Андагы балалар белән бик күп шөгыльләр үткәрәләр, төрле чараларда катнашалар. Бүген алар Г.Тукай көненә багышланган кичәдә катнашканнар.

“Кичәдә биш авылдан килгән балалар иде. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Балаларга дипломнар бирелде.  Шигырьләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, мәрхәмәтле булырга өйрәтүче бөек язучыларны белергә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Балаларыбызның шундый чараларда катнашуы без, тәрбиячеләр, педагоглар өчен зур горурлык”,– дип сөйләде Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев