Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ул уйнаган көйләргә, ут уйнатып биибез

Корчайдан 87 яшьлек Михаил Грушин гармунчылык осталыгын күрсәтте

Авылларда гармун моңы сирәк ишетелә торган заманда яшибез, гармун сузучылар бик аз. Ә андыйлар кирәк бит. Февраль аенда Бакалы районының мәдәният йортында “Моңнар кайтсын авылга, гармун телләре белән” дигән бәйге игълан ителгән иде. Анда төрле яшьтәге 85 гармунчы катнашып, үз осталыкларын күрсәткән. 11 мартта шушы бәйгедә җиңүчеләрнең Гала-концерты уздырылган. Бәйге нәтиҗәләре хакында Корчай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Пятибратова безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте: “Җиңүчеләр арасында туган авылында 45 ел тракторчы булган мактаулы механизатор, 87 яшьлек карендәшебез Михаил Грушин да бар. Бу бәйгедә ул “Иң олы яшьтәге гармунчы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Аның чын күңелдән сөенүен сүзләр белән әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Оештыручыларга һәм, шундый конкурска чакыруыбыз, алып баруыбыз өчен безгә дә чиксез рәхмәтләрен белдерде Михаил дәдәебез. Авылда аның матур итеп гармунда уйнавын белмәгән кеше юктыр. Кичләрен урамга чыгып, гармунын тартып җибәрсә, янына авылдашларны бик тиз җыя да куя ул! Уйнавына кушылып, әбиләр керәшен җыру-такмакларын әйтеп, яшьлек елларын искә төшерәләр, ә яшьләр ут уйнатып бииләр. Олы яшьтә булуына карамастан, үзе янында яшәүче кызына йорт-җир эшләрендә дә булыша, концерт-бәйгеләрдә дә теләп катнаша”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев