Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ул күкләрдән аны сорап алган

Хатын-кызлардан кала, Җир йөзендә иң могҗизалы нәрсә - чәчәкләр, дигән француз модельеры Кристиан Диор.

Чәчкәләр кешелек дөньясын гаҗәеп матурлыклары һәм хуш исләре белән әсир итсәләр, хатын-кыз, боларга өстәп, салкыннан, мәрхәмәтсезлектән өшегән күңелләрне эретә, назлый. Йөрәгеннән ташып торган кайнар яратуы белән балаларын, ирен, якыннарын кайгырта, тирә-ягын гөлгә күмә. Шуның белән Җир йөзенә сихри нәфислек, мәхәббәт тарата. Нәкъ тә хатын-кыз, Ходай аңа зурлап биргән Ана булу сәләте белән, йөрәк астында яңа тормышка да җан өрә...

Язмабыз хатын-кыз дигән сүзнең төшенчәсен бар нечкәлекләренә кадәр үзендә чагылдыручы, чыгышы белән Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан булган, хәзер Алабуга шәһәрендә гомер итүче Галина Капитонова турында.

2011 елның матур җәендә 24 яшьлек кыз бала ике сабые белән тол калган иргә кияүгә чыга. Александрның беренче хатыны, врачларның кисәтүенә карамыйча, икенче баласын - кечкенә кызын таба. Язмыштан узмыш юктыр. Озак та үтми, авыруы катлауланып, яшь әни мәңгегә күзләрен йома... Нәкъ тә Галя, чәчәк атып өлгерергә дә җитешми, сула башлаган әлеге семьяга җылы өреп җибәрә. Балаларга ягымлы әни, иренә кадерле хатын була. Үз күзләребез белән күреп, кунак булып кайттык: Галина һәм Александр Капитоновларның гаилә учагы бүгенге көндә, бөреләре шытып, шау чәчәктә яши. Йортларыннан аңлатып бетермәслек рәхәтлек, җылылык һәм нур бөркелә.

Нинди уйлар белән тол иргә чыккан Галина? Ана булу нинди хисләр тудыра? Ир хатыны нинди булырга тиеш? Нәрсә ул хатын-кыз бәхете? Болар турыда сөйләргә инде сүзне Галинаның үзенә бирәм.

Яратып чыктым

Мин Теркемнәрнең төпчек, өченче кызлары. Сашаны алдан белә идем инде. Олы тутам Еленаның ире Ермолай белән минем кайнанам өченче буыннар. Тамырлары белән Теләче районының Тәмте авылыннан. Түтиләрнең туенда Саша беренче хатыны белән иде әле. Бәлки, туйдан мине хәтерендә калдыргандыр. Шушы хәлләр килеп чыккач, җизнидән балдызың бар иде дип, мине сораштырып йөргән. Бераз вакыттан үзе дә килеп чыкты. Озакламый якыннан аралаша башладык.

Казаклар Чаллысының урта мәктәбеннән соң, Минзәләдә медучилищеда фельдшер булырга укыдым. Чаллының 20 нче мәктәбендә фельдшер булып эшли идем. Кияүгә чыккач та, берара Алабугадан барып эшләп йөрдем. Гел юлда йөрү ардырды, ирем дә шунда эшли дип, Водоканалга оператор булып урнаштым. Баштарак мәктәпне, балаларны, медицинаны бик сагынган идем, төшләремә кадәр керде. Хәзер ияләндем, семьяны сайладым. Балаларга вакыт күбрәк кала.

Ул чагында миңа: "Сиңа нәрсәгә ул, беткән мени егетләр",- диючеләр дә бул-мады түгел. Начар уйлар белән түгел, минем өчен борчылып әйтүләре иде аларның. Шикләнү хисе булганын хәтерләмим. Курыксам, чыкмас идем. Бергә булсак, балаларны да бергә үстерербез, дидем. Яшьрәк чак бит. Ул вакытта минем өчен күбрәк әти-әнием курыккандыр. Саша башта "сорарга килсәк, кызыгызны миңа бирерсезме", дип белешергә кайтты. Шунда әни, "икешәр тапкыр мәшәкатьләнмәгез, әйдәгез, берьюлы туй да итәбез, шунда алып та китәрсез",- диде. 16 июльдә сорарга килделәр дә, мәҗлес ясап, алып та киттеләр. Казанның Тихвин чиркәвендә кәбен дә койдырдык.

Мин жәлләп түгел, яратып чыктым. Жәлләү хисе белән бәхетле гаилә корып булмый ул.

Өчесен дә бертигез сөябез

Мин килгәндә Димага алты, Дашага ике яшь тулган иде. Иң башта, балалар белән танышырга килгән көнне үк, Даша артымнан елап калды. Төрле вакытлар булды. Ияләнделәр, килүгә үк "мама" диделәр. Минем өчен дә бик якын булдылар. Балага узгач та, авырлы хатынның кәефләре гел үзгәреп тору сәбәпледер, аңлашылмаучанлыклар да булмады түгел. Ләкин болар барысы да онытыла икән. Балалар үз әниләренең башка кеше икәнлегенен беләләр. Дима әнисен хәтерли. Ул темага кагылмаска тырышабыз. Әниләре каберенә балалар белән йөрибез. Әби-бабайлары белән дә күрешеп, аралашып торалар.

25 яшем тулган көнне кызыбыз Настяны таптым. Сузып йөрмик, балалар бергә үссеннәр, дип уйлаштык. Пасха көн иде ул. Туган көнгә дип өстәл дә әзерләгән идем. Кунаклар җыелгач, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Ул көнне ун малай туды, унике тулганда, унберенче булып, кызыбыз аваз салды.

Кайнанам булмаса, балага яшь ярым тулгач эшкә чыга алмаган булыр идем. Аллага шөкер, гел булышып тора, бер түбә астында аңлашып яшибез. Рәхмәт аңа, без сменалы эштә вакытта балалар-га күз-колак булып тора.

Хәзер Дима алтынчы, Даша икенче класста укыйлар, Настя садикка йөри. Уртаклыклары бик күп. Үсә барган саен, характерларының да бер-берләренә охшаганлыгын күзәтәм. Дима музыка мәктәбен тәмамлады, баянда уйный. Даша художество мәктәбенә яратып йөри. Настя инде икенче елын бию белән шөгыльләнә. Дима әле көрәшкә дә зур игътибар бирә, кадет мәктәбендә укый. Укытучылары ярата үзен, акыллы, дип мактыйлар. Бер-берләре белән бик якын аралашалар, көнчелек дигән нәрсә юк. Була да алмый. Өчесен дә бертигез яратабыз. Димага гына бераз күңелсезрәктер, дип уйлыйм, кызлар күбрәк бергә уйныйлар бит. Олырак булса да, сеңелләре янында бөтерелә. Димада күчеш чоры, хәзер бөтенләй дә икенче төрле сөйләшергә кирәк. Нәкъ тә шушы яшендә, үсеш чорында арада аңлашылмаучанлыклар булмасын иде, дип тырышабыз. Бездә аңлау тапмыйча, читкә тайпыла күрмәсен, дөрес юл сайласын, дип борчылам.

Аллага шөкер, балалар миңа серләрен дә сөйлиләр. Әйтми калдырган вакытларында да, авырлык килә башласа, яныма килеп, энәсеннән-җебенә кадәр әйтеп бирәләр. Яшереп калдырмагыз, дип өйрәтәм. Белми калсам, мин сезне начарлыктан яклый алмаячакмын бит, дип кисәтәм.

Эштән кайтып керүгә үк, чишенеп тә җитешә алмыйм, яныма йөгереп килеп, кочаклыйлар. Серләрен сөйләргә берсенә бер колак, икенчесенә икенчесе кирәк, өченчесенә бөтенләй җитми кала (көлә). Берәм-берәм яратырга тотынам үзләрен. Шөкер, үсәләр. Бер вакыт кына бит. Алар бергә булгач, безгә дә тынычрак.

Быел машина йөртү таныклыгы алдым. Шәһәр читендә торабыз. Балаларны төрле түгәрәкләргә, мәктәпкә йөртергә кирәк. Автобус көткәндә туңыпбетәләр иде. Хәзер җайлы, күптән укыйсы калган икән, дим.

Өченче бала тугач, дәүләт программасы буенча өчәр сотый җир бирделәр. Анда бәрәңге утыртабыз. Яндагы бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә. Җәен эш җитәрлек. Балалар да эш белеп, күреп үссеннәр, дибез. Җәйге лагерьлардан соң, үзебезгә дә булышалар.

Мин бәхетле хатын

Саша бик җайлы кеше. Мин катырак булсам, ул йомшаграк. Хатын-кыз шундый бит инде ул, барысын да күз уңында тотам. Барыгызны да күрәм, сизәм, атлаган адымыгыздан ук таныйм, дим аларга (көлә). Яхшы хатын ирен төрле ситуацияләрдә дә аңлый белергә тиеш, дип саныйм. Ирләргә күп кирәк түгел. Тәмле ашлар пешереп каршы алсаң, җайлы, җылы сүзеңне жәлләмәсәң, эреп китәләр.

Язмыш кушуы буенча, Сашаның гомерлек юлдашын беренче генә сайлавы түгел бит. Балаларга да әни кирәк. Үзе турында гына уйлап түгел, балалар хакын да кайгыртып сайлаган бит ул мине. "Кызлар юк түгел иде ул, артымнан йөрүчеләр дә булды, теләсә кемне сайлый алмыйм бит инде мин",- диде ул.

Хатын-кыз бәхете иреңнең яратуыннан, балаларыңның акыллы булуы һәм яхшы мөгамәләсеннән тора. Юктан гына да күңел була. Пешергән ризыгыңны гына "тәмле булган" дип ашасалар да, сөенәсең. Аллага шөкер, "мама, әйдә моны пешер әле",- дип кенә торалар. Бер-береңне аңлап яшәүдән дә зур нәрсә юк дөньяда. Без бер-беребезгә ышанабыз. Ходай каршында бер-беребезгә ант бирдек. Ходай каршында җавап тотачакбыз. Мин бик бәхетле хатын. Әти-әниләрем исән-сау, яраткан ирем, бар нәрсәдән дә кадерлерәк балаларым бар. Аллага шөкер!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев