Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы һөнәрен сайлавына да үкенми!

Укытучы – абруйлы хезмәт, әмма бар кеше дә укытучы була алмый. Аның өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучы булып туарга кирәк. Ә менә Сарсаз-Баграж мәктәбенең 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучысы Радий Александрович Харитонов бу һөнәргә кечкенәдән килә. Чөнки аның әти-әнисе укытучылар була

Туган авылында  сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Радий Минзәлә педагогика училищесына укырга керә. Укуын тәмамлап, кулына диплом алган егет туган ягыннан аерылырга теләми һәм күрше Югары Баграж мәктәбенә эшкә кайта. Югары Баграж  мәктәбендә математиа  фәне  укыта  башлый. Аннан Сарсаз-Баграж мәктәбенә күчеп, биредә  балаларга белем һәм тәрбия бирүенә дә 32 ел булган. Читтән торып Алабуга педагогика институтын тәмамлый – югары белем ала.

Укытучы һөнәрен сайлавына да үкенми ул.

—Әти-әнием укытучылар булгач, бу һөнәр  канга да сеңгән булгандыр, күрәсең. Кечкенә вакыттан ук әти белән әнинең нинди һөнәр ияләре икәнлеген күреп үстем. Әнинең дәфтәр тикшергәннәрен, дәрескә әзерләнүләрен  кызыгып күзәтә идем. Эштә генә түгел, өйдә дә сүз гел мәктәп турында булды. Әти миңа бервакытта да “бишле” куймады. Әмма мин барыбер тырыштым, әти–әни йөзенә кызыллык китермәдем, - дип искә төшерә Радий абый.

Радий Александровичның  әнисе Мәймүнә Саттаровна  башлангыч сыйныфлар  укытучысы иде. Ә әтисе – Александр Иванович озак еллар тарих укытты, күп еллар  Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры  булып эшләде. Авылда яңа мәктәп төзүдә Александр Иванович тырышып йөрде һәм аның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә авылда ул елларда районда сирәк булган ике катлы заманча мәктәп төзелде.

Укыткан төп фәне – тормыш иминлеге нигезләре. Шулай ук мәктәптә “Юнармия” клубын да Радий Александрович җитәкли. Аның дәресләрендә балалар патриотик, спорт тәрбиясе һәм әхлакый тәрбия алалар.  Шунлыктан мәктәптә районкүләм ярышлар еш оештырыла.  Ватанын якларга һәм сакларга әзер булган илнең чын гражданинын, патриотын тәрбияләү  җиңелләрдән  түгел, әлбәттә.
– Мәктәптә ел буена зур, планлы, максатчан эш алып барыла, без барыбыз да балаларыбызны илебезнең лаеклы гражданнары, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф булмаган, туган төбәкләрен яраткан кешеләр итеп күрергә телибез, – дип Радий  Харитонов.

Укучылары  белән горурланып яши ул.

-Класс җитәкчебез Радий Александрович кирәк вакытта таләпчән, шул ук вакытта изге күңелле һәм гадел укытучы булды.  Ул безнең дустыбызга, остазыбызга әйләнде. Шатлык-кайгыларыбызны уртаклашып, кирәк чакта безне  яклый һәм ярдәм итә иде. Аңа хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез, - ди элекке укучысы Людмила Мартемьянова.

 Саный китсәң, укучыларының да уңышлары бик күп. Үзе дә берничә  ел рәттән  “Ел укытучысы”   һәм тормыш иминлеге укытучылары бәйгеләренең  район һәм төбәк турында катнашып, җиңү яулаган, призлы урыннар алган. “Россия  гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”  исеменә, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе Мактау грамоталарына лаек булган.

Гаиләсенә килгәндә, тормыш иптәше Светлана  белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Роза  Әлмәтнең спорт мәктәбендә директор урынбасары булып хезмәт куя, кече кызлары Ольга  -районның  яшьләр эшләре идарәсендә баш белгеч, тормыш иптәше бала тудыру бүлегендә озак еллар эшләп, зәйлеләрнең ихтирамын казанды. Октябрь аенда Радий Александрович 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Эшеннән тәм табып, гаиләсенә куанып яшәү кеше өчен һәр көн бәхет кенә китерә. Ә Радий Харитонов  һәр туган көнне шатланып каршы алып, һәр гамәленә, укучыларына, бүгенге тормышына сөенеп яши.

Чыганак: Зәй офыкларыКлара Ермолаева

Фото: Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев