Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар Федоровка мәктәбен музей итәргә тели

1979 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Валентин Атласов әлеге исән калган бинаны яңарту уе белән яна

Заманында Федоровка мәктәбе районда иң көчле, зур мәктәп иде бит. Кызганыч, бу  мәктәп хәзер юк инде: бүген шул уку йортының бер бинасы гына калды. Шулай да мәктәп биләмәсендә ел саен нинди дә булса чыгарылыш укучылары очраша. 1979 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Валентин Атласов әлеге исән калган бинаны яңарту уе белән яна. “һәр чыгарылыш укучыларының фотосурәтләрен анда урнаштырыйк, мәктәп директорлары, укытучылар исемнәрен мәңгеләштерик, директор Мияссәр Гарифуллович Галиуллинга исә  мемориаль такта куйык. Шулай итеп бергәләп тулы бер музей комплексы булдырылачак. Әлеге игелекле эшебез белән укытучыларыбыз исемнәре тарих битендә калачак. Иң мөһиме, безгә җыелырга, хәтер-хатирәләрне барларга урын булачак”, дигән иде ул язмасында.

Әлеге мәктәптә күп еллар укытучы булып эшләгән Кәдек авылында яшәүче Мәрьям апа Нәбиева да әлеге язмага битараф калмады.

- Бик кирәкле һәм игелекле эш белән яна Валентин Александрович. Чыннан да, Федоровка мәктәбе тәҗрибә кыры белән республикада да мәгълүм уку йорты иде, анда белем алган укучылар илебезнең кайсы тармагында гына хезмәт куймый. Язманы укыгач, хәтер-хатирәләр яңарды, күз алдыннан хезмәттәшләрем, укучылар узды. Бернәрсә дә онытылырга, җуелырга тиеш түгел, -ди Мәрьям апа Нәбиева.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев