Йолдызлар ни сөйли?
Укчы (21.11-20.12)

Дуңгыз елы Укчыларга үзенчәлекле йогынты ясый. Әлеге билге кешеләренә яңа танышулар, хис-кичерешләргә уралган романтик мөнәсәбәтләр кирәк булачак. Кайчагында үз ахмаклыклары аркасында тормышларын куркыныч астына да куярлар. Алай да, ел алар өчен күңелле хатирәләр белән истә калачак.
Кәҗәмөгез (21.12- 20.01)

Дуңгыз елында Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туучыларга бәхет бик елмаймас кебек. Алар табигатьләре буенча берәүгә дә, бернигә дә юл куярга күнекмәгән. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр кискенләшү, гаиләдә тотрыклылык бетү - шуның нәтиҗәсе. Кәҗәмөгезләрне тирә-юньдәгеләр белән аңлашылмаучылык көтә.
Нет комментариев