Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уңган-булган керәшен хатын-кызлары

Зәй районы Сарсаз Баграж авылында Әниләр көненә багышланган “Әниемнең җылы куллары” дип исемләнгән күргәзмәгә хатын-кызларның кулдан эшләнгән чигүләре, бәйләнгән оек башлары куелган иде

24 нче ноябрьдә Сарсаз Баграж мәдәният йорты фойесында Әниләр көненә багышланган “Әниемнең җылы куллары” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Анда авыл осталарының кул эшләре күрсәтелде.

Концерт карарга килгән тамашачылар игътибарына күргәзмәгә бисер белән чиккән картиналар, кулдан ясалган матур шкатулкалар, ясалма гөлләр, чәчәкләр, атлатып чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, җәймәләр, бәйләгән оекбашлар, декоратив уенчыклар, курчаклар куелган иде. Шулай ук күргәзмәдә “Шалкан” әкияте геройлары да үз урыннарын тапканнар.

Әнкәләренә дип кулдан бәйләнгән шәлләргә матур шигырь юллары да язылган иде.

Тузсын шәлең, әнкәй, һич жәлләмә.

Бәйләп йөр, һәр көн ябынып,

Мин уйлармын, әнкәмә җылы дип,

Искә алган чакта сагынып.

Күргәзмәгә мәдәният хезмәткәрләре дә “Әй Шүрәле, Шүрәле, Безнең хәлне күр әле” дип исемләнгән эшләрен куйганнар.

Ни арада өлгерәләр Сарсаз хатын-кызлары барысына да - эшкә барырга, балалар тәрбияләргә, хуҗалык эшләре башкарырга. Өй ыгы-зыгыларыннан тыш, әле тагын тегү-чигү, кул эшләренә дә вакыт табалар.

Күргәзмәдә кул эшләрен күрсәткән осталар Роза Герасимова, Галина Белголова, Галина Журавлёва, Мария Журавлёва, Клара Фролова, Людмила Чернова, Галина Минеева, Татьяна Глухова , Тәнзилә Утяганова, Ольга Утяганова, Валентина Хакимова  һәм Надежда Романовага аеруча зур рәхмәт.

Михаил Тукранов, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев