Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырлау аланында Питрауга әзерлек эшләре бара - видео

Мамадыш районы Җөри авылында уза торган “Питрау” керәшен культурасы фестивале 18 июльгә билгеләнгән. Коронавирус пандемиясе аркасында бәйрәмнең ничек уздырылачагы бүгенге көнгәчә билгесез. Мамадыш телевидениесе Питрау бәйрәменә әзерлекне барлап, Тырлау аланына барып, видеосюжет төшерде.

20 июль Мамадыш районы Җөри авылында “Питрау” керәшен культурасы фестивале узачак. Хәзерге вакытта Тырлау аланында фестивальгә әзерлек эшләре бара.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/tyrlau-alanynda-pitrauga-zerlnlr-foto

"Без ансамбль белән яңа җырлар өйрәнә башладык", - ди Җөри авылының "Карендәшләр" ансамбле җитәкчесе Елизавета Новикова. Татар эстрадасы җырчылары да Питрауның булачагына ышана. "Яңа репертуар әзерлибез. Бу бәйрәмне көтәбез", - дип сөйли Мунир Рахмаев.

Тырлау аланында фестивальгә әзерлек эшләре башланган. Быел Питрау кунакларын чыршы агачы утыртылган яшь аллея, яңа, чистартылган күл каршы алачак. "Ярны чистарту безнең программага керде. Агачларны утыртканда район главасы Анатолий Иванов һәм лесхозга мөрәҗәгать иттек", - дип сөйләде Җөри авылы җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова.

Фестивальгә әзерлек башлануы турында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова да искәртә. "Бәйрәмнең ничек үтәсен әлегә беркем дә белми. Мәсәлән, русларның милли бәйрәмнәре "Каравон" онлайн форматта үтте. 5 июнь көнне мариларның "Семык" бәйрәме дә онлайн үтәчәк. Бүгенге көндә Тырлау аланы территориясендә площадкаларны урнаштыру, төзекләндерү эшләре бара. "Кряшен чибяре" матурлык конкурсына да әзерләнәбез. Бүгенге көндә 6 гариза кабул иттек. Әзерлек бара, ләкин бәйрәмнең ничек үтәчәген коронавирус хәленә бәйле булачак", - дип сөйләде Людмила Белоусова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе
Тулырак: http://tuganaylar.ru/index.php/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/lyudmila-belousova-bu-ber-respubika-ber-il-gen-tgel-bten-dnya-faigase

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев