Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тыл ветераны Анна әби бүгенге тормышка куанып яши

Анна әби бүгенге көндә хәзерге тормышына шөкер итеп Зәйдә яши

Бөек Ватан сугышы ветераннары гына түгел, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәренең дә саны елдан-ел кими бара. Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирү маскатында “Форпост”ка йөрүчеләр тыл ветераны Анна Павловна белән аралашты.
Бөек Ватан сугышы башланганда Анна Плешковага нибары 14 яшь була. Әтисен фронтка алалар һәм аңа туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Ул илебез азатлыгы өчен көрәшеп, яу кырында ятып кала. Сугышның беренче көннәреннән ук фронтка киткән әтисе, абыйларын алыштырып, көчен кызганмыйча колхозда хезмәт куя кыз.
- Япь-яшь кызлар гына булсак та, ир-атлар гына башкара торган эшләрне дә үтәргә туры килде. Ризык җитмәде, ачлы-туклы көннәребез күп булды. Черек бәрәңге ашап үскән буын без. Арыш-бодайның һәр бөртеге бик кадерле булды. Ул елларның бер мизгеле дә истән чыкмый, - дип искә ала ул авыр көннәрне Анна әби.
Анна әби бүгенге көндә хәзерге тормышына шөкер итеп Зәйдә яши.

 

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев