Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым Жондозы”ның барлык финалистлары билгеле булды

Кайбычта фестивальнең соңгы зона этабы узды

Унберенче россиякүләм “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” керәшен җырын яшь башкаручылар конкурсының сайлап алу турлары тәмамланды. Иң соңгы этапны үзендә кичә, 20 декабрь көнне, Кайбыч районы кабул итте. 

Башка зоналар белән аермалы буларак, Кайбычта бары тик үз район балалары гына катнашты. Катнашучылар саны 17 булды. Фестивальнең оештыру урыны итеп яңа гына ремонтланган Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йорты сайланган иде. 

“Кайбыч районы керәшеннәренең киләчәге бар. Чөнки сезнең саклап калган үзенчәлекле мәдәниятегез бар”, - дип сөйләде жюри рәисе Геннадий Макаров. Кайбычта әлеге фестиваль ел саен оештырыла. Шулай булса да, жюри членнары сүзләренчә бу зона ел саен гаҗәпләндерә, таң калдыра. “Кайбычта гына фестивальгә конкурсантлар әби сандыкларыннан борынгы киемнәрен алалар, җыруларын өйрәнеп куялар”, - дигән сүзләр дә әйтелде. 

Башка зоналарда мондый конкурсантлар бармак белән санарлык кына булса, Кайбыч төбәгендә, исә, һәрбер катнашучы шундый. Кайбыч талантларга бай, үзенәлекле район да әле. Танылган җырчылар Лена Бичарина, Лидия Әхмәтованың да туган ягы Кайбыч бит. Бүгенге көндә районда әлеге шәхесләр белән беррәттә тора алырдай яшь талантлар үсеп килә. “Туым Жондозы” безгә әлеге талантлар белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.

Шулай да, бу зонада да үз кытыршылыклары булмый калмады. Мәсәлән, күп кенә катнашучылар Кәвәл авылы көе, “Җыйдым җиләк” җыруларын башкардылар. Әйтерсең, керәшеннәрнең репертуарларында башка җырлар юк. Элек бу җыруларны яратып тыңласаң, “Туым Жондозы”ның һәрбер этабында мең дә беренче тапкыр ишеткәч, күңелгә ярамый да башлый икән. 

Хуҗа Хәсәндә быелгы конкурсның яңалыгы “26 – 35 яшькәчә” группа конкурсантлар булуы сөендерде. Кечкенә сабыйлар янында “менә шулай” җырларга кирәк дигән дөрес үрнәк күрсәтеп торучылар да булуы мөһим бит. Лилия Давыдова, Эльза Орлова, Анна Матвеевалар конкурсыбызга яңа төсләр өстәп җибәрделәр. Ә инде иң яшь катнашучы Екатерина Матвеева этапның иң якты йолдызы булды. 

Шулай итеп, Кайбыч зонасында “Инешкәй” фольклор ансамбле, Игорь һәм Константин Чумарин, Илья Кириллов триосы, “Кызлар төркеме” вокал ансамбле, солистлар Лилия Давыдова, Эльза Орлова, Никита Русов, Юлия Макарова, Екатерина Матвеева, Анна Матвеева беренче урынга лаек булдылар. Икенче дәрәҗә дипломнарны Артём Русов, Карина Баринова, Вадим Бичарин, Варвара Таймасова алдылар. Олег Чикалов, Константин Ямщиков, “Кызлар-йолдызлар” вокал ансамбле өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. 

Беренче дәрәҗә диплом алган конкурсантлар 2 февраль Казан шәһәрендә узучы Гала-концертта катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев