Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туым Жондозы" конкурсында нинди үзгәрешләр кертелгән?

XI “Туым жондозы” – “Рождественская звезда” фестивалендә ике Гран-при бүләге биреләчәк. Бу турыда Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнарының утырышында фестивальнең жюри члены Эльмира Кашапова әйтте

17 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнарының утырышы булды. Шунда "Бәрмәнчек" ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова XI “Туым жондозы” – “Рождественская звезда” россиякүләм керәшен җыруын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең яңалыклары, сайлап алу турларының барышы турында сөйләде.

Быелгы фестивальдә “Керәшен җыры авторы”, “Халык хореографиясе”, “Фольклор-этнографик коллектив” номинацияләре һәм 26-35 яшькә кадәр зурлар группасы барлыкка килгән. Икенче елга керәшеннәрнең кул эшләренә, костюмнарына багышланган “Гамәли сәнгать” номинациясе булдырырга уйлыйлар. 2 февраль көнне беренче дәрәҗә диплом алган коллективлар Казан шәһәренә чакырылачак. Конкурсның финалистлары өчен сөенечле хәбәр бар. Хәзер солистлар һәм коллективлар өчен  аерым Гран-при булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев