Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым Җондозы” конкурс-фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

5 февраль көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Туым Жондызы” – Россиякүләм керәшен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс-фестиваленең гала-концерты узды

2009 елда башланган бу конкурс быел 12нче тапкыр үткәрелде. Быел конкурс ике турда, 13 һәм 28 январьда, онлайн форматта узды.

Ике сәгать дәвам иткән “Туым Җондозы” конкурс-фестивале гала-концертының иң дулкынландыргыч минутлары җитте. Җиңүчеләрне ачыклау һәм барлык катнашучыларны сәламләү өчен, сәхнәгә республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров чакырылды. “ Бу фестивальнең максаты – талантлы яшьләребезне барлау. Балалар – безнең киләчәгебез, алар белән эшләүче барлык укытучыларга, җитәкчеләргә, катлаулы, шул ук вакытта мактауга лаек хезмтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә балаларга уңышлар телибез “ – дип, ул сүзне озакка сузмыйча Гран при ияләрен игълан итте.

Солистлар арасында Гран-прига– Казанның 24нче музыка мәктәбе укучылары Мәликә һәм Сәет Насыйровлар ия булды. Аларга “Туым Жондызы” фестиваленең кубогы, диплом һәм 30 мең күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды.

Икенче Гран-прины Мамадыш районының Дүсмәт авылы балалар фольклор ансамбле “Тәңкәләр” яулады. Коллектив “Туым Жондызы” фестиваленең кубогына, дипломына һәм 50 мең күләмендәге акчалата махсус бүләккә ия булды.

Моннан тыш, махсус номинацияләргә лаек булган конкурсантлар да бүләкләнде.

– “Иң яхшы этник костюм” конкурсында җиңүче – Балык Бистәсе районыннан Эльза Гордеева;

– “Иң яхшы итеп халык бәйрәмнәрен сәхнәгә куючы” – Балык Бистәсе районыннан “Алан” фольклор ансамбле;

– “Иң яхшы итеп халык бәйрәмнәрен сәхнәгә куючы” – Тукай районыннан “Питрау” фольклор ансамбле;

– “Этник традицияләрне яңартучы” – Казан шәhәреннән “Балтырган” фольклор ансамбле;

– “Иң яшь катнашучы”– Кайбыч районыннан Екатерина Матвеева;

– “Этник традицияләрне саклаучы” – Балык Бистәсе “Айбагыр” фольклор ансамбле;

– тагын бер “Этник традицияләрне саклаучы” – Кайбыч районыннан Юлия Макарова.

– “Иң яхшы сәнгать җитәкчесе” номинациясендә җиңүчеләр:

– Казан шәһәренең 24 нче музыка мәктәбеннән Вероника Барышникова;

– Мамадыш районыннан Зоя Әхмәдеева, (“Тәңкәләр” ансамбле җитәкчесе);

– Зәй районыннан Петр Утяганов, (“Сандугач” ансамбле җитәкчесе).

Конкурсның оештыручылары да катнашучыларга үзләреннән махсус Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр.

“Туганайлар” культура-агарту керәшен гәҗитенең баш редакторы Юлия Губина: “Шушы балаларга карап сөенеп утырдык. Алар – безнең киләчәгебез. Без үзебезнең махсус бүләгебезне һәм дипломыбызны “Гөсләкәй” фольклор ансамбленә тапшырырга уйладык – диде.

“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков һәм ансамбльнең сәнгатъ җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова үзләренең дипломын һәм махсус бүләкне Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы кызы, фестивальдә унбернче тапкыр катнашкан Юлия Макаровага тапшырдылар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге бүләгенә һәм дипломына Зәй районыннан “Сандугач” фольклор ансамбле ия булды. Үзәкнең директоры, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Людмила Белоусова: “Бу коллективка мәдәни үзәккә килеп, тавыш яздыру мөмкинлеге сертификатын бүләк итәбез һәм үзебездә көтеп калабыз”, –  дип, алда да уңышлар теләде.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев үзләренең махсус бүләген Амелия Феофановага тапшырды.

Бүләкләү өчен сәхнәгә “Керәшен чибәре – 2021” – Лиана Антонова-Самойлова чакырылды.

“Фольклор-этнографик коллектив” номинациясе

I дәрәҗә лауреат

Мамадыш районыннан «Карендәшләр» балалар фольклор ансамбле;

Тукай районныннан “Питрау” балалар фольклор ансамбле;

II дәрәҗә лауреат

Кайбыч районныннан “Инешкәй” фольклор ансамбле

III дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнәләр:

Балык Бистәсе районыннан «Алан» фольклор ансамбле;

Балык Бистәсе районыннан «Айбагыр» фольклор ансамбле;

Тукай раонныннан “Питрау” балалар фольклор ансамбле.

“Этник халык уен кораллары ансамбле” номинациясендә

I дәрәҗә лауреат

Казан шәһәреннән “Балтырган” вокал-инструменталь ансамбле;

Тукай районы сәнгать мәктәбенең “Гөсләкәй” фольклор ансамбле;

III дәрәҗә лауреат

Менделеевск районы “Бигәшкәй” фольклор ансамбле

“Халык җыры вокаль ансамбле” номинациясендә:

I дәрәҗә лауреат

Казан шәһәреннән «Батыр җегетләр» вокаль ансамбле;

II дәрәҗә лауреат

Сарман районыннан «Айбагыр» балалар фольклор ансамбле;

III дәрәҗә лауреат

Алексеевск районыннан «Айбагар» балалар фольклор ансамбле.

“Халык җыры” номинациясендә

I дәрәҗә лауреат

Зәй районыннан Алексей Краснов;

II дәрәҗә лауреат

Питрәч районыннан Кирилл Спичков;

III дәрәҗә лауреат

Түбән Кама районыннан Кристина Кузнецова

Зәй районыннан Эдуард Белголов

“Аутентик вокал” номинациясендә:

I дәрәҗә лауреат

Казан шәһәреннән Милана Бакирова (яшүсмерләр арасында, профессионал)

Кайбыч районыннан Юлия Макарова (яшүсмерләр арасында, үзешчән)

Балык Бистәсе районыннан Эльза Гордеева (яшьләр арасында, үзешчән)

Казан шәһәреннән Илүзә Галиуллина (яшьләр арасында, профессионал)

II дәрәҗә лауреат

Казан шәһәре Киров районының “Заречье” өстәмә белем бирү үзәгеннән Мәдинә Хәбиева

“Фольклор-эстрада вокалы” номинациясендә:

I дәрәҗә лауреат

Казан шәһәреннән Амелия Феофанова (балалар арасында);

Казан шәһәреннән Иван Пугачев (яшүсмерләр арасында);

Казан шәһәреннән Илдар Насыйров (яшьләр арасында).

II дәрәҗә лауреат

Кайбыч районнан Екатерина Матвеева (балалар арасыннан);

III дәрәҗә лауреат

Питрәч районыннан Арсений Гаврилов (балалар арасында);

Соңыннан лауреатларны җиңүләре белән котлау сүзләре яңгырады. Аларга уңышлар, алдагы көннәрдә милли көйләребезне башкаруда югары үрләр яуларга язсын дигән теләкләр әйтелде. Керәшен җыруларын тыңлап җан ризыгы алырга мөмкинлек биргәннәре өчен һәркемнән зур рәхмәт аларга.

Ә ахырда Амелия Феофанова, Лиана Антонова, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле һәм аларга кушылып бөтен финалистланың “Безнен ил” җыры белән пәрдә ябылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев