Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тугызынчы сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта оештырылачак

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде

 Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде, 9 сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү 2020 елның 2 декабреннән күчерелә, ул 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк ый. Бу карар Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавируслы инфекция кертүне һәм таратуны кисәтү буенча Оператив штаб утырышында Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган.

Оператив штаб утырышында 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү форматын үзгәртү турында карар кабул ителде. Йомгаклау әңгәмәсе 2021 елның 10 февралендә һәм өстәмә срокларда 2021 елның 10 мартында һәм 17 маенда узарга тиеш. Эпидемиологик вәзгыять сакланган очракта, йомгаклау әңгәмәсе бу срокларда җирле хакимият органнары карары буенча, мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, дистанцион форматта үткәреләчәк.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2020/2021 уку елында йомгаклау иншасы уздыруның яңа срокларын һәм дистанцион форматта йомгаклау әңгәмәсен үткәрүне билгели торган норматив-хокукый акт әзерли, диелә хәбәрдә. 

 

ТатарИнформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X