Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" редакциясе "Хәтер учагы" дигән флешмоб башлый - видео

"Хәтер учагы" - Бөек Ватан сугышы, Җиңү тематикаларына багышланган шигырь уку флешмобы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, карендәшләребез арасында "Хәтер учагы" дип аталган шигырь уку флешмобы игълан итәбез. Утлы фронт юллары аша узган сугышчылар, Җиңү таңын якынайту өчен тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән фидакарьләр һәм сугыш чоры балаларына, кадерле ветераннарыбызга багышлап язылган шигырьләр укып, видеога төшереп, үзегезнең кем һәм кайдан булуыгызны язып, безнең редакциягә җибәрегез. Видеоязмалар безнең сайтта, социаль челтәрләрдә урын алачак. 

Флешмобны Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан Иван Алекссеев җирле һәйкәл янында үзе язган "Җиңү көне" шигырен укый. 

Шулай ук, "Туганайлар" газетасы һәм  сайтында "Үлемсез полк. Керәшеннәр" ("Бессметрный полк. Кряшены") дигән проект та эшли. Сугышта булган, Җиңүне якынайткан ветераннар, тел хезмәтчәннәре турында язып, редакциягә җибәрегез. 

Видеоязмалар, фото һәм мәгълүматларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номерына (Ватсап аша) юллагыз. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев