Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар”ны чиратлашып укыйбыз

Кукмара районының Кече Чура авылыннан Клавдия түтидән хат алдык.

“Туганайлар” газетасын алдырабыз, язылмый калганыбыз юк. Башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз. “Туганайлар”ны башта – әни, аннары – мин, аннан соң балалар һәм оныклар укый. Кем безгә кунакка кайта, барысы да шушы газетага тотына. Әле әни кайберләрен читкә алып куя да, кабат-кабат, бар балаларына укып күрсәтә, сөйли. Аңа 95 яшь, Аллага шөкер. Ул язмалар я бик гыйбрәтле хәлләр, я булмаса үзебезнең як кешеләре турында була. Күңелле, җанга якын газета.

Минем сезгә бер тәкъдимем бар. Төрле районнарда ялгыз яшәүче керәшеннәр өчен газетада “Танышу почмагы” оештырып жибәрә алмассызмы икән? Үзебезнең авылда гына да күпме ялгыз егетләр бар, мал асрыйлар, сыер савалар, йортлары төзек, машиналары да бар, тик өйләнә алмыйлар. Авыларда кызлар бик калмый бит хәзер. Барысы да шәһәр ягын карый.

Әгәр “Туганайлар” газетасында “Танышу почмагы” булса, ялгыз кешеләр тормыш итәр өчен пар эзләүләре турында язарлар. Ялгызлар берсен-берсе табып, гаилә дә корырлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев