Конкурста барлыгы – 22 карендәшебез көч сынашты
"Туганайлар" редакциясе газета укучыларының җыеп алган уңышын барлау максаты белән яңа конкурс игълан иткән иде. 16 – 29 сентябрь аралыгында редакциябезгә күпләгән фотолар килде.
Конкурста барлыгы – 22 карендәшебез көч сынашты. Җиңүче конкурс шартларында язылып үтелгәнчә, фото астына җыелган “лайк”лар буенча билгеләнде.
Шулай итеп, җиңүчеләребез:
1 урын - Кукмара районының Село-Чура авылыннан Савелий Григорьев. Аның фотосы 751 лайк җыйган.

2 урын - Тукай районының Борды авылыннан Кристина һәм Карина Дусмановалар. Аларның көзге уңыш фотосы 631 лайк җыйган.

3 урын – Казан шәһәреннән Анастасия Прокопьева. Аның фотосына 413 кеше лайк куйган.

Барлык җиңүчеләребезне чын күнелдән котлыйбыз. Алар грамоталар һәм тәмле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсантларны редакция белән элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.
Нет комментариев