Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тройсын - Үринең престол бәйрәме - фоторепортаж

16 июнь көнне Балык Бистәсе районы Үри авылында Тройсын бәйрәме үткәрелде.

Тройсын - Үри авылының престол бәйрәме. Кечкенә генә авыл бу көннәрендә гөрләп тора. Урамнардан гармун моңы агыла, авыл эчен бәйрәм рухы биләп ала.

Бүгенге көндә Үри авылында 15 хуҗалык бар. Җәй көннәрендә шәһәрләрдән кайтучылар белән бу йортларның саны 20ләп була. Кечкенә генә  булуына карамастан, авылда бәйрәм зурлап үткәрелә. Еракларга киткән авыл тумалары кайта, тирә-юнь керәшен, татар, рус авылларыннан туганнар, кода-кодачалар, дус-ишләр җыелыша.

Тройсын бәйрәме Үридә кичке якта оештырыла. Иртәнге якта бар очны әйләнеп яулык җыялар. Авылда яшьләр булмаганлыктан, яулык җыюны Үри авылында өлкән буын үз кулына алган. Быел да чуклатып бизәлгән арбага Мария түтине утыртып, Юрий Гордеев гармунда уйнап, керәшен җыруларын суза-суза урамнар әйләнгәннәр икән.


Көн кичкә таба тәгәри башлагач, җыенга халык агылды. Кемдер көрәш карарга омтылды, кемдер туганнарына ашыкты, ә кемдер дус-ишләрен күрергә килде. Бәйрәм яулык җыючылар чыгышыннан башланып китте. Шуннан соң күп вакыт та үтми, җыен уртасына Г. Камал исемендәге академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов чыкты. Ул халык белән туганнарча аралашты, туйганчы шаяртты, матур җырларын башкарды. Кичәгә шулай ук "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле солисткасы Снежана Абрамова да чакырылган иде. Бәйрәм аның матур җырлары, килгән кунаклар, авылдашлар чыгышы белән үрелеп барды. Узган елларга караганда быел Тройсында көрәш бик тиз тәмамланды. Көрәш беткәч тә, халык таралышмады. Канат тартыш һ.б. кызыклы уеннарны туйганчы уйнап, күңелләре булып өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев