Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тройсын бәйрәме кайда, ничек үтәчәк

Республикадагы керәшен авыллары белән элемтәгә кердек

Тройсын — иң зур бәйрәмнәребезнең берсе. Бу көнне Апостолларга Святый тын иңгән. Халык аны “Җапрак бәйрәме” дип тә йөртә. Бу көнне керәшеннәр йортларын, капкаларын каен, миләш һәм башка агач ботаклары белән бизи.

Быел 7 июньгә туры килгән Тройсын бәйрәме, коронавирус пандемиясе сәбәпле, авылларда зурлап оештырылмаячак. Кайдадыр бәйрәмнәр онлайн уздырылачак, кайдадыр җола гына үтәләчәк.

Лаеш районының Ташкирмән авылында Тройсын җоласы гына үтәләчәк. “Интернет группаларда бу көнне узган еллардагы видеоларны, фотоларны куярбыз, дип сөйләштек. Берничә кеше белән генә Изге тауга менеп, Тройсын җоласын уздырып төшәчәкбез. Тройсынга каршы суббота көнне зиратка барабыз. Тройсын көнне тауга менеп “җеннәрне ризалатабыз” (задабривание духов). Тауга өч җомырка алып менелә. Бер җомырканы, якыннарына исәнлек-саулык теләп җиргә күмәләр. Икенчесе баш аркылы – суга, өченчесе һавага ыргыта. Үзган елларда кеше күп катнаша иде, җырлы-биюле бәйрәм була иде. Быел андый бәйрәм оештырмыйбыз. Шулай ук, Тройсында без файдалы үләннәр дә җыябыз”, - дип сөйләде авыл клубы җитәкчесе Валентина Казанбаева.

Менделевск районының Иске Гришкин, Алексеевск районының Кр. Баран авылларында Тройсын онлайн узар инде дип яздылар.

Чистай районы Югары Кондрата авылында Тройсын көнне Каен бәйрәме уздыралар иде. Кукмара районының Село-Чура авылында Симет бәйрәме гөрли иде. Быел бәйрәмнәр уздырырга рөхсәт юк.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян, Кызыл Йолдыз, Үри Чаллысы авылларында да бәйрәм булмый.

Керәшен Казысында Тройсын бәйрәменә кунаклар кайтачак. Узган елларда бу көнне сөлгеләр җыеп, урам буенча бәйрәм ясый иделәр. Обедка кадәр зиратка барабыз. Аннан кайтканнан соң, өйләрдә бәйрәм табына әзерләнә иде. Аннан Торйсынны бәйрәм итәргә болынга төшә идек. Бу көнне чиркәүдә келәү була иде. Быел җыеннар, келәүләр булмастыр инде”, - дип сөйләде Керәшен Казысы кызы Алена Харитонова.

14 июнь көнне Иванай белән Казаклар Чаллысы авылларында Чүк бәйрәме. Ләкин аны уздырырга әлегә рөхсәт юк. “Җыен ясарга ярамаса, берничә кеше белән генә Чүк җоласын үтәрбез – ботка пешереп алырбыз”, - диде Казаклар Чаллысы клубы җитәкчесе Сергей Новиков.

Питрәч районы главасы Илһам Кашапов авыл җирлеге башлыкларына Тройсын бәйрәмен уздырмаска кушкан. Шулай да халык бу көнне үз өйләрендә җыелып, зиратка барырга кайтачак. Һәр гаилә үзе генә Тройсынны җоласына китереп билгеләп үтәчәк”, дип хәбәр итте Республика керәшен оешмасының Питрәч районы бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина.

Әлмәт районының Кәләй һәм Илтән-Бута, Тукай районының Җәйләү, Зәй районының Федоровка, Югары Баграж һәм Лениногорск районының Федотовка авылларында ел да була торган бәйрәмнәрнең быел узуы икеле. Кайбыч районының Олы Тәрбитендә Җармука җыенына да җыелмаслар шикелле.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X