Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төшне һәркем үзенчә юрый

Төшнең ни икәнен галимнәр әлегә кадәр аңлатып бетерә алмый.

Төш юраулар алар. Төшне кешегә сөйләргә дә кушмыйлар. Кешегә сөйләгәнче, чыгып җилгә сөйлә, диләр. Һәркем үзенчә юрый бит. Шулай да еш ишетелгән берничә юрауны искә төшереп узыйк әле.

Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.

Әгәр төшеңдә бодай күрсәң, сөенеч булыр.

Әгәр төштә сары май күрсәң, чир килер; катык, сөт күрсәң, кулыңа  мал керер.

Коедан су алганны күрсәң, кияүгә чыгасың.

Төшеңдә бакыр акчалар алсаң, нахак сүз ишетәсең.

Төшеңдә бал корты күрсәң, байлыкка булыр.

Төшеңдә еласаң - шатланасың.

Төшеңдә куян, каз күрсәң, бер туганың килә.

Төшеңдә тауга менсәң, бәхетле булырсың.

Төшеңдә чи ит, йомырка күрсәң, авыруга була.

Төнгеңдә шикәр һәм бал күрсәң, ил арасында олы дәрәҗәле буласың.

Төшеңдә яшеллек күрсәң, тиз килә торган шатлык.

Төштә ак әйбер - шатлык, кара әйбер - кайгы, яшел әйбер - озын гомер.

Төштә ак тун кисәң, байлыгың күп була.

Төштә атка атлану - мәртәбәгә ирешү.

Төштә болганчык су - көтелмәгән күңелсезлек; саф, чиста су - яхшы хәбәр.

Төштә гармун тавышы ишетсәң, хәбәр була.

Төштә җеп эрләсәң, ерак җирдән якын кешең килә.

Төштә көзгегә карау яки яңа аяк киеме кию - тормышка чыгу.

Төштә су керү - елау.

Төштә суны көймә белән кичсәң, башка илгә барасың.

Төштә төрле җепләр күрү - юлга чыгу.

 

Яңа урында беренче мәртәбә йокларга яткач, түбә тактасын санап йоклыйлар: «Әйбәт төшләр, дөрес төшләр керсен»,- дип.

Таң алдыннан кергән төшләр-якын киләчәкне күрсәтә.

Төнлә начар төш күреп уянсагыз, дәшми-тынмый гына торып, битегезне, кулларыгызны салкын су белән юыгыз.

Ә сез әлеге юрауларны ишеткәнегез бармы, туры киләме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев