Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыштан нәрсә теләгәнеңне ачык күзалларга кирәк!

Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Теләче районының Субаш авылы кызы, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Анастасия Яковлева да әнә шундыйлардан

Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең  тормышта һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә.

Анастасия Яковлева һөнәре буенча балалар табибы. Уку юлын ул Казан медицина-фармацевтика колледжында башлый. Соңыннан, Казан медицина университетында дәвам итә.  Тырыш кыз 10 ел эчендә үз тормышының 360 градуска үзгәргәнен сизми дә кала. Җаваплы һөнәр сайлауда алыштыргысыз рольне әтисе уйный. Настяның тырышлыгын һәм һөнәренә булган мәхәббәтен күреп, сеңлесе дә медицина юлын сайлый.

“Университет миңа өчен зур тормыш мәктәбе. Иң күңелле һәм хәтердә калырлык еллар Казан дәүләт медицина университеты белән бәйле. Баштан узган хәлләр 10 томлык китап калынлыгына да сыймас иде хәтта. Бүген мин үземне горурланып врач диеп әйтә алам. Йокысыз төннәр, авырлыклар, кызыклы лекцияләр, дәресләр, миллион хастаханәләр, зур чаралар, форумнар, конференцияләр артта калды... Әлеге юлны үтүдә, әлбәттә, беренче чиратта мин әти-әниләремә рәхмәтлемен. Алар да 10 ел минем белән “укыдылар”.

Тормыштан нәрсә теләгәнеңне ачык күзалларга кирәк! Артка борылып карамыйча, танк кебек булырга! Үз юлыңны табу ул – зур бәхет”- дип бүлеште Настя.

Настяга алга таба да зур уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев