14 апрельдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылына ТНВ каналыннан кунаклар килде. Алар керәшеннәрнең Олы көнне ничек каршылавын телевидениегә төшерде.
Керәшен милли киемнәре кигән "Чулпы" керәшен фольклор ансамбле җыручылары йомырка буяп, бәйрәм ризыклары пешерде, матур итеп табын әзерләде. Өстәл артында бәйрәмгә карата үзебезнең милли җырлар башкарылды. Аннан соң, Сәрдә болынында җырлы-биюле түгәрәк уеннар уйнадылар. Болын моңлы керәшен җырларыннан яңгырап торды. Балаларның буялган йомыркалар җыеп, күкәй тәгәрәтү уеннары уйнавы да бик күңелле булды. Олы бәйрәм күренешен май аенда ТНВ каналында "Каравай" тапшыруында күрсәтәчәкләр.
Нет комментариев