Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмтедәге  һәйкәл ачу тантанасында

Теләче районының Тәмте авылы керәшеннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яудан исән кайткан авылдашлары истәлегенә үзләре төзегән һәйкәл янына җыелды

Теләче районының Тәмте авылы керәшеннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яудан исән кайткан авылдашлары истәлегенә үзләре төзегән һәйкәл янына җыелды. Һәйкәлдәге гранит плитәләргә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исем-фамилияләре уелган. Җиңү яулап исән-сау кайткан фронтовиклар - 73, ә яу кырында һәлак булганнар - 47 кеше. Бу батыр авылдашларының исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәлне тәмтелеләр Җиңүнең 75 еллыгына салган булганнар. Әмма пандемия куркынычы аны ачу тантанасын кичектерергә мәҗбүр иткән. Ниһаять, быел, Җиңүнең 77нче язында, кояшлы май иртәсендә, Тәмте олы вакыйганың шаһиты булды. Иң элек, отец Геннадий җитәкчелегендә келәү уздырылды, ул һәйкәлне аруландырганнан соң, муниципаль район башлыгының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов Тәмте халкын Җиңү бәйрәме уңаеннан котлады. Татарстан Президентының мөрәҗәгатен, район башлыгының тәбрик сүзләрен җиткерде. Һәйкәл төзүдә башлап йөргән, калганнарны да үз башлангычына иярткән танылган рәссам Илья Максимовка муниципаль район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Һәйкәл төзелешендә актив катнашкан Николай Иванов, Николай Андреев, Николай Данилов һәм башкалар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Шулай ук, Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйниятов, район ветераннар советы вәкиле Сәлмән Гыйльмиев һәм башкалар Җиңү бәйрәме уңаеннан котлап чыгыш ясадылар. Һәйкәлне ачу тантанасында Казан шәһәренең "Айбагыр", Субаш авылының "Нардуган" ансамбле катнашты. Аерым башкаручыларның сугыш чоры җырлары яңгырады. Мәктәп балалары да чыгыш ясады. Бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә  чәчәкләр салынды.  Мәңгелек утның ялкын телләре өскә үрләде... Тантана азагында мәктәп балалары һәйкәл янындагы 47 яшел чыршының (яу кырында ятып калган тәмтелеләр санынча!) һәрберсенә Георгий тасмалары тагып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев