Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмтедә Казанский оештырылды - фоторепортаж

21 июль көнне Теләче районы Тәмте авылы престол бәйрәмен Казанскийны уздырды

Тәмте бәйрәмен Теләчедә генә түгел, башка ерак районнарда да яхшы беләләр. Җәйнең соңгы бәйрәме булгангамы бирегә халык күп килә. Кечкенә генә Тәмтедә шуның хәтле кеше җыелыр дип уйламыйсың да. Тәмте бирешми: һәр елны бәйрәме үзгәрә, канатларын җәя генә бара. Бу - 20 елдан артык оештыру эшләрен алып барган Николай Иванов һәм Максимовлар гаиләсе тырышлыгында ирешелгән нәтиҗә.

Казанский бәйрәмен ел да Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал театры актёры Олег Фазылҗанов алып бара. Быел да бу эш Олег дәдәйгә йөкләнгән иде. Ул халыкка кызыклы уеннар уйнатты, көлде-шаярды. Мәйданда халык өчен әзерләнгән уен программасы беткәч, һәрбер кеше үзенә нәрсә ошый дигәндәй төрле площадкаларга таралды. Яшьләр, өлкәннәр концерт карарга омтылды, көрәш яратучылар мәйдан янында калды. Казанский бәйрәмендә быел Татарстанның атказанган артисты Зоя Борисова, яшь җырчылар Ришат Фазлыйәхмәтов, Надежда Игнатьева, Татьяна Ефремова, Питрәч райны Керәшен Сәрдәсеннән "Сәяр", Кәвәлдән " Асыл тәңкә", Теләче районы Субаштан "Нардуган", Казаннан "Айбагыр", Балык Бистәсеннән "Нур" фольклор халык ансамбльләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев