Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмле балык шулпасы

Апостоллар Петр белән Павел оста балыкчы булганнар. Шуңа да, кайбер якларда Питрауны балыкчылар бәйрәме, дип тә йөртәләр. Чистай районы Бахта авылында Питрауның төп ризыгы уха икән. Әйдәгез, без дә бахталыларга ияреп уха пешерү серләренә төшеник.

Ингредиентлар:

Балык – 150-200 г

Бәрәңге – 100-150 г

Башлы суган – 30 г

Тәменчә тоз,борыч

Дәфнә яфрагы

Вак балыктан шулпа әзерлиләр һәм сөзәләр. Сөзелгән шулпага чистартылган эре балыкны (судак, чуртан, корбан балык, сазан) 5-8 см киңлектә турап салалар, тоз, борыч сибеп, пешерергә куялар. Пешкән балыкны тишекле зур чүмеч белән шулпадан алгач, шулпаны тагын бер кат сөзәләр һәм эре итеп туралган бәрәңге, вак башлы суган, пешеп җиткәндә генә дәфнә яфрагы салып, ашны өлгертәләр. Тәлинкәләргә бүленгән аш өстенә яшел тәмләткечләр сибәләр. Пешкән балыкны аерым куялар.

Хуҗабикәләр колагына

Уха әче булмасын өчен, балыкның саңакларын (жабры) һәм күзләрен (глазницы) алырга онытмагыз.

Уха үтә күренмәле булсын өчен, пешергәндә шулпа өстенә җыелган күбеген алып торыгыз. Балык ашын сүрән утта пешерергә кирәк. Кайбер хуҗабикәләр, кайнап чыккач сөзеп алып, шулпага лимон суы  да салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев