"Тәңкәләр" балалар керәшен фольклор ансамбле Болгар җирендә чыгыш ясады
Хәбәрләр

"Тәңкәләр" балалар керәшен фольклор ансамбле Болгар җирендә чыгыш ясады

​​​​​​​Дүсмәт авылының Зоя Васильевна Әхмәдиева җитәкчелегендәге "Тәңкәләр" балалар керәшен фольклор ансамбле Болгарда булып кайтты.

Алар анда балалар фольклор коллективларының республика күләмендә үткәрелгән "Моңлы тамчы" фестивалендә катнаштылар. "Тәңкәләр" Виктор Петрович Спиридоновның гармун көенә кушылып, уңышлы гына чыгыш ясады һәм дипломга, бүләкләргә лаек булды. Балалар Болгар җире белән танышып, канәгать булып кайттылар.

Минневарис Мингалиев, Нократ

 


Болгар Тәңкәләр ансамбле

Нет комментариев