"Айбагыр" балалары янына кунакка бүген "Тәңкәләр" ансамбле балалары килде
“Айбагыр”га бүген Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан кунакка “Тәңкәләр” балалар ансамбле килде. Без җыйнаулашып аларны капкадан ук чыгып каршы алдык. Алар безгә җырлап-биеп күрсәттеләр. Без дә аларга җырлы-биюле номерларыбызны тәкъдим иттек. "Тәңкәләр" әле бик матур итеп керәшен биюен ничек биергә икәнен күрсәттеләр, өйрәттеләр. Бик күңелле үтте очрашуыбыз. Җыелышып фотоларга төштек",- дип хәбәр итә этнолагерьның педагог-оештыручы Алёна Кудряшова.

Нет комментариев