Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән Валерий Шрыков яңа җырлар тәкъдим итәчәк

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мамадыш районы Шәдче авылы җирлеге башлыгы Валерий Шрыков "Ару гына торасызмы?" соравына җавап бирде

- Ару гына ятабыз! Җәй быел эссе булды. Вакыт үткәнен сизми дә калабыз, җәебез эшкә күмелеп, рәхәт узып бара. Ял итәргә вакыт җитми, яңа гына печән эшләре бетте, тиздән бәрәңге алулар башлана.

Шәдче авылында бик матур итеп Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа памятник төзедек. Тиздән аның ачылу тантанасын ясарга ниятләп торабыз. Юкәче авылындагы чиркәүнең керү өлешендәге баскыч бик тузган иде, шушы авылның депутаты, бүгенгесе көндә Казан шәһәреннән эшмәкәр Сергей Шабардин исемле олы җанлы кешебез ремонт ясатырга тотынды.

Яңа җырларга килгәндә, экренләп кенә, ул өлкәне дә онытмыйм. Берничә яңа җырым да бар инде. Ишетерсез, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев