Тиздән Мәлки авыл җирлегенең аерым бинасы булачак
Хәбәрләр

Тиздән Мәлки авыл җирлегенең аерым бинасы булачак

Мәлки авыл җирлеге бинасын төзү бу елның мартында башланып киткән иде.

Хәзерге вакытта бинаның эчке эшләрен башкарасы, тирә-ягын тәртипкә китерәсе, автомобильләр өчен стоянка ясыйсы калган. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә. 

Төзелеш барышы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин танышкан. Төзелеш мәйданына ул ГИСУдан куратор Радик Галәветдинов, Казандагы «Вика» төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләре буенча урынбасары Юлия Журавлева белән бергә барган.

 


Нет комментариев